Уйланырга урын бар
10 гыйнвар 2025, 06:36

Кибетләргә эт белән керергә ярыймы?

Эт асраучыларга карата өстәмә таләпләр турында!

Кибетләргә эт белән керергә ярыймы?Кибетләргә эт белән керергә ярыймы?
Кибетләргә эт белән керергә ярыймы?

Эт асраучыларга карата өстәмә таләпләр турында!

Башкортстанда йорт хайваннарын тотуга һәм аларны иректә йөртүгә карата өстәмә таләпләр расланды. БР премьер-министры Андрей Назаров карарыннан күренгәнчә, мәчеләрне, этләрне һәм башка хайваннарны гомум йортка караган биналарда тоту тыела. Сүз подъездлар, балконнар, лоджияләр, чормалар һәм ишегаллары турында бара.

 Фатирның һәр 18 квадрат метрында бары тик бер урта зурлыктагы эт яки ике бәләкәй эт яки мәче генә асрау рөхсәт ителә, һәр 200 квадрат метрлы бакча  яки дачада бер зур эт яки өч бәләкәй эт асрау рөхсәт ителә. Биеклеге 51 см һәм аннан да артыграк булган этләр эре этләр, уртача этләр — 31 см дан 51 см га кадәр, вак этләр — 30 см га кадәр булганы.

Йорт хайваннарын җир кишәрлекләрендә тотканда, хуҗалар кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч тудырмый торган, барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә тиеш. Этләр уратылган  ихатада бәйдә тормаган очракта, бу хакта кисәтеп торучы табличка кую мотлак.

Урамда этләр һәрвакыт хуҗа күзәтүе астында, муенсалы, борынчык кидерелгән һәм 1 метрдан артмаган бауда булырга тиешләр. Искәрмә – этләрне кулда тотып йөрткәндә бу шартлар кагылмый.

 Искәрмә шулай ук сукырлар өчен юл күрсәтүче этләргә дә бу кагылмый.

Йөргән җирдә, хуҗа кеше хайван артыннан экскрементларны җыярга тиеш.

Әгәр эт кешене яки башка хайванны тешләсә, хуҗасы хайванны ветеринариягә бу хәлдән соң 12 сәгать эчендә алып барырга тиеш. Тоту шартлары булганда, җәнлекне тикшергәннән соң 14 көнгә мөстәкыйль рәвештә изоляцияләргә мөмкиннәр.

Хайваннарның кинәт үлүе яки массакүләм авыру очраклары турында профильле учреждениеләргә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

 Республика территориясендә этләрне иректә йөртү тыела. Күзәтүчесез хайваннар тотып алынырга һәм махсус приютларга урнаштырылырга тиеш. Борынчык һәм кыска бауда булганда гына этләрне автобусларда һәм башка җәмәгать транспортында йөртү рөхсәт ителә. Ә кибетләргә аларны алып керергә ярыймы?

Закон йорт хайваннары белән кибеткә керүне тыймый, ләкин этләр тезгендә булырга тиеш.

 

Фото: Башинформ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас