Русиянең салым законнарына шактый үзгәрешләр кертелде. Физик затлар өчен дә салым түләү кагыйдәләре үзгәрде.
Хәзер Русиядә физик шәхесләрнең керемнәренә салымның (НДФЛ) 13тән 22 процентка кадәр ставкалы прогрессив шкаласы эшли. Гадәттәге 13 процент елына 2,4 миллион сумнан артмаган керемнәр өчен саклана (бу аена 200 мең). Әлеге бусагадан арткан керемгә салым югары ставка буенча салына (ул, керем дәрәҗәсенә карап 15, 18, 20 яки 22 процент булырга мөмкин). Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук төньяк районнарда, уңайсыз климат һәм экология шартлары булган башка территорияләрдә эшләүгә бәйле өстәмә түләүләргә хокуклы гражданнарга югары салым салынмаячак.
Шулай ук балалы аз керемле гаиләләр өчен һәм ГТО нормативларын тапшырган өчен яңача салым тотып калулары кертелә.
2025 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгуль гражданнар Федераль дәүләт статистика хезмәте алдында үз эшчәнлекләре өчен хисап тотарга тиеш. Хисап тапшыру кирәклеге турында искә төшерү “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетка киләчәк. Өстәвенә, әгәр элек үзмәшгуль статусы эшчәнлек булмаган очракта бернәрсәгә дә мәҗбүр итмәсә, хәзер моның өчен дә “нулевой” дигән хисап бирергә туры килә.
Ә “гадиләштерү” буенча эшләүче эшкуарлар, әгәр аларның еллык кереме 60 миллион сумнан артык булса, НДС түләргә тиеш.
Тагын бер салым туган ил буйлап сәяхәт итәргә яратучыларга кагыла. Билгеле булуынча, Русия төбәкләренең күпчелегендә туристлык салымы кертелә бара. Ул кунакханә номеры бәясенә яки апартаментлар арендасы хакына автомат рәвештә кертелә. Аның максималь күләме яшәү бәясенең 1 процентын тәшкил итәргә, әмма тәүлегенә 100 сумнан да ким булмаска тиеш. Салым ставкасы ел саен үсәчәк һәм биш елдан соң 5 процентка җитәчәк. Кунаклардан салым җыю һәм бюджетка салым күчерү бурычы кунакханә хуҗаларына йөкләнә. Инвалидлар, Хезмәт геройлары, Советлар Союзы һәм Русия геройлары туристик салым түләүдән азат ителә.