Уйланырга урын бар
9 гыйнвар 2025, 10:54

Хатлар язам

Нәсер.  Дилә Булгакова

Хатлар язамХатлар язам
Хатлар язам

Нәсер.

Дилә Булгакова

Әни, әни мин сине беләмәсәм дә, танымасам да, сиңа хат язарга булдым әле. Мин Таңчулпан булам. Дөньяга килгәч, яшәргә-яшьнәргә туганмын ич. Исем дә кушкансыз, ләкин мин артык булганмын шул. Артык булганга мине ташладыңмы? Күмәк идекмени? Елак идемме әллә? Нигә яратмадың икән, әни, мине?

Ятимнәр йортында яшәгәнемне үсә төшкәч кенә белдем дә шул көннән соң

мең соралар урап алды. Җаваплар таба алмыйм шул. Әни, әни, мин кемгә охшаган икән соң? Сиңамы, әллә берәр туганымамы? Менә шуңа бары бер генә тапкыр булса да күрешәсем, сөйләшәсем килә. Мин хәзер зур инде. Миңа унҗиде яшь тулды, укуымны тәмамлагач та, югары уку йортында белем алырга, балалар табибы булырга хыялланам. Укытучыларым да, тәрбиячеләр дә: “Сиңа җырчы  гына булырга!”– дип киңәш бирсә дә, нигәдер табиб буласым килә. Бу без яшәгән соклангыч җырдай матур дөньяда ятимнәр булмасын иде, шулай дип уйлыйм. Әни, синең исемең ничек икән? Син дә моңлы җырлыйсың микән, мин әллә сиңа охшап моңлы тавышлы булганмынмы, бәлкем, “әти” дигән кеше, моңлыдыр, ә, әни?

Әни, әгәр дә безгә очрашырга, күрешергә насыйп булса, борчылма, мин хәзер зур инде. “Мине алып кайт”,– дип ялынмам. Бары бер тапкыр гына күрәсем килә! Нинди күлмәк киясең, башыңа эшләпәме, яулык ябынасыңмы, чәчләрең озынмы? Син көлгәндә бит алмаңда чокырлар каламы? Ә мин көлгәндә, уң ягымда чокыр хасил була, кызык.

Безне төрле якларга экскурсияләргә алып баралар, күп нәрсәләр күрдек, тирә-як нинди соклангыч, матур! Шул мәлдә дә һәрбер очраган парк, музейга, зоопаркларга күмәкләп килгән кешеләрне гел күзәтеп, җентекләп карарга тырышам, битендә чокыр булган әнине эзлим, бәлки, синдер, дип уйлыйм, ләкин хәзергә очрата алмадым, шул. Мәликә апам күп тапкырлар  төрле-төрле якларга хатлар язып эзләргә ярдәм итте, тик хатларга җавап юк шул! Мәликә апа кем соң, дип кызыксынсаң, ул шәфкать туташы. Кичке дежурствога килгәндә, мине ятимнәр йорты тупсасыннан күтәреп алып кергән. Ярый әле, сиңа рәхмәт, юрганым җылы булган. Барыбер өшегәнмен, ахры, миңа бары бер ай гына булган. Юрган эчендәге язу исән, Мәликә апа саклый аны, анда “бу кызның исеме Таңчулпан була, 10 июльдә туды. Кендек әбисе”, – дип язылган. Гаҗәеп, кендек әбисе, бәлкем, әнием, синдер, ә? Миндә әле мең сораулар бар. Әни, мин исән, үсәм,үстерделәр, син дә мине эзлә әле. Бары бер тапкыр гына күрәсем килә – Әни ниди була икән?

Әни, безнең парралель сыйныфта да яхшы укучылар бар, алар да төрле-төрле түгәрәкләргә йөри. 8 “б” сыйныфында бер малай бар, ул Исмәгыйль исемле – минем дустым. Ул шәп рәссам, мәктәбебезнең гәзитенә рәсемнәр төшерә, бик тә талантлы. 11 сыйныфны тәмамлагач хәрби училищега барырга хыяллана – димәк, офицер булачак. Ә мин инде язган идем: табиб булам, балалар табибы. Әгәр дә ки бу минем йөрәк-сагышларыма, моңнарыма манып язган хатымны алмасаң, “табиб Таңчулпан” дигән кызны ишетсәң, ул мин булырмын. Синең кызың!

Әни бу хатымны Мәликә апага бирәм. Ул аны почтадан синең тарафларга җибәрер. Хәзергә сау бул. Җавап көтеп, Таңчулпан...

 

Ятим

Ник ташлаган нарасыен,

Ни уйлап ана?

Ятимнәр йорты янында –

Биләүдә бала.

Күп елаган ярдәм сорап,

Беткән тавышы.
Зәп-зәңгәр сабый күзләре,

Ай-кыйгач кашы.

Башын уңга-сулга борып,
Сорый ашарга.

Ана гомер биргән аңа,
Тели яшәргә.

Әнисен кире чакырып

Ничек дәшәргә?

Ятимнәр йортында ятим

Калды яшәргә...

Дәвамы “Өмет” гәзитенең 1нче санында  (2025 ел)

Фото: pravmir.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас