Уйланырга урын бар
29 декабрь 2024, 06:13

Башкортстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән продуктлар топы төзелде

Федераль статистика хезмәтенең республика бүлеге узган атна эчендә кайбер төр товарларга бәяләр мониторингы мәгълүматларын бастырып чыгарды.

Башкортстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән продуктлар топы төзелдеБашкортстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән продуктлар топы төзелде
Башкортстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән продуктлар топы төзелде

Башстат хисабына караганда, бу чорда азык-төлек товарларыннан кишер (6,37%), чөгендер (3,74%), йомырка (3,71%), туңдырылган балык (2,37%) аеруча кыйммәтләнгән.

Тозга (1,96%), ит балалар консерваларына (1,5%) һәм суганга (1,48%) бәяләр уртача күтәрелде.

Кайбер продуктларга бу чорда бәяләр, киресенчә, кимеде. Барыннан да бигрәк карабодай (1,48%), балалар макароны (1,33%) һәм банан (1,2%) арзанайган. Тулы исемлек белән Башстат сайтында танышырга була. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тикшеренү сайлап алу мониторингы нигезендә үткәрелгән һәм товарның конкрет төренә яки нинди дә булса аерым кибеттә бәяләр динамикасын чагылдырмый.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: sobaka.ru.

Башкортстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән продуктлар топы төзелде
Башкортстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән продуктлар топы төзелде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас