Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калды. Бу инде үткән елга нәтиҗә ясар, башкарылган эшләрне барлар вакыт җитте дигән сүз. Кыска гына итеп әйтсәк, ел җиңел булмады – күтәрелешләр дә, бераз чигенүләр дә булды. Махсус хәрби операциянең дәвам итүе, дөньяда барган буталышлар нәтиҗәсе, процент ставкаларының үсә, хакларның арта баруы гади кешеләрнең көндәлек тормышына тәэсир итми калмады. Алай да безнең халык бирешә торганнардан түгел: бер булып, бердәм булып, солдатларга ярдәм итүләрен һич киметмәделәр, кайчак билне кысып буарга туры килсә дә, хәл итү юлларын һәм әмәлен таба белделәр.
Яшәеш
Икътисадка килгәндә, былтыр ил икътисады 3,6 процентка үссә, быел 3,6 процент булыр, ә бәлки 4 процентка җитәр, диде Русия Президенты Владимир Путин узган атнада үткән туры элемтә вакытында. Әйткәндәй, әлеге чара, матбугат конференциясе форматында да узып, анда ил җитәкчесе елга йомгак ясады.
Халыкны иң борчыган сорауларның берсе, әлбәттә, хакларга бәйле. “Беренче сәбәп – җитештерү ел саен арта, ләкин куллану да арта. Ягъни продуктлар җитештерү куллану арткан кадәр күбәймәде. Мәсәлән, Русия үзен ит белән тулысынча тәэмин итә. Бездә аны куллану елына бер кешегә якынча 80 килограмм туры килә, ә дөнья буенча бу күрсәткеч – 42 килограмм. Сөт һәм акмай белән дә шул хәл. Продуктларга хаклар артуның икенче сәбәбе – уңыш, өченчесе – “кайсыбер продуктларга дөньякүләм хаклар үсеше”, – дип аңлатты Путин.
Икътисад
Быел ил икътисадындагы үзгәрешләр турында Президент шуларны билгеләде:
– сәнәгать 4,4 процентка үскән, эшкәртү сәнәгате үсеше 8,1 процентка җиткән;
– эшсезлек күрсәткече – 2,3 процент: бу – рекордлы түбән дәрәҗә;
– инфляция хәвефле сигнал булып тора – ул 9,2-9,3 процент тәшкил итә. Әмма реаль чагылышта хезмәт хаклары инфляциядән күбрәк арткан: алар 9 процентка үскән. Халыкның кулда булган керемнәре дә арткан. Тулаем алганда, хәл тотрыклы һәм ышанычлы дип бәяләде ил җитәкчесе;
– ел нәтиҗәләре буенча эчке тулаем продукт үсеше 4 процентка җитәргә мөмкин;
– авыл хуҗалыгы яхшы темплар белән – елына 3 процентка үсә.
Владимир Путин әйтүенчә, ул Русиягә каршы кертелгән санкцияләрнең исәбен алып бармый, әмма алар инде 40 меңнән артык. “Санкцияләр безгә проблемалар тудыра, ләкин алар илне үтерә алмыйлар”, – диде дәүләт башлыгы.
“Безгә килешү түгел, ә озак вакытлы тынычлык кирәк”
Махсус хәрби операция турында Президент шуларны бәян итте:
– махсус хәрби операциядәге хәл тамырдан үзгәрә, хәрәкәт фронтның бөтен линиясе буйлап бара, Русия сугышчылары территорияне көн саен квадрат километрлап азат итә.
– хәзер без армияне һәм көч подразделениеләрнен 1,5 миллион кешегә кадәр арттырабыз;
– хәбәрсез югалган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләсе – “бик сизгер”. Оборона министрлыгы һәм Русия Хөкүмәте бу мәсьәлә өстендә эшли: алар хәрби хәрәкәтләр, штурм операцияләре, оборона оештыруда катнашкан өчен хәрбиләр ала торган түләүләрне гаилә өчен нәрсәгә алыштыруны хәл итәргә тиеш;
– “Орешник” – заманча һәм яңа корал. Ул Русиянең элеккеге конструкторлык эшләнмәләре нигезендә эшләнгән. Путин “Орешник”ны җитештерү турындагы соңгы карарны үзе кабул иткән.
– “Русия үткән ике елда күпкә көчлерәккә әйләнде. Без чын-чынлап суверен илгә әвереләбез. Русия ныгыды, һәм без карарларны чит кеше фикеренә карамыйча кабул итәчәкбез, үзебезнең милли мәнфәгатьләребездән чыгып эш итәчәкбез”;
– “Безгә килешү түгел, ә озак вакытлы тынычлык кирәк”.
– Путин илнең барлык волонтерларына рәхмәт белдерде: “алар эшләп кенә калмый, үзләрен куркыныч астына да куялар. Волонтерлар арасында югалтулар да бар”, – диде ул.
“Кызлар кирәк”
Социаль өлкә турында:
– Демография мәсьәләсе – Русия һәм дөньяның күп илләре өчен төп мәсьәләләрнең берсе: илдә демография күрсәткече 1,41 процентка кадәр кимегән. Бу аз. Безгә туучылар коэффициентын 2,3 процентка кадәр күтәрергә кирәк.
– Бала табу яшендәге хатын-кызлар саны 30 процентка кимегән. “Кызлар кирәк”, ди Путин.
– Русиядә балалы гаиләләр өчен бердәм пособие нәтиҗәле эшли. Аны 10 миллионнан артык бала һәм 320 мең йөкле хатын-кыз ала;
– Ана капиталы – Русиянең дөньяда беркайда да булмаган уникаль күренеше.
– Гаилә ипотекасы сакланачак.
– Күп балалы гаиләләргә ярдәм чарасы турында: “безгә физик затларга салымны (НДФЛ) яңадан исәпләргә һәм гаилә түләгән салымның 7 процентын кире кайтарырга кирәк. Бу югалтуларны компенсацияләр дип ышанам”.
– Авыл хуҗалыгы ипотекасы кала. Авыл ипотекасы буенча да, гаилә ипотекасы буенча да лимитлар куелырга тиеш түгел;
– Путин ташламалы ипотекалар бирүдә “тәртип урнаштырырга вәгъдә итте.
– Русиядә төзелә башлаган торакларны төзеп бетерү өчен эскроу-счетларда акча җитәрлек.
Медицина:
– кадрлар белән төп проблема сәламәтлек саклауның беренчел звеносында күзәтелә;
– сәламәтлек саклау өлкәсенә 17,5 мең белгеч килгән, бу үткән еллар белән чагыштырганда, шактый күп. Әмма медиклар, барыбер, җитми. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
– Русия үзебезнең фармацевтика индустриясенә дистәләгән миллиард сум акча сала.
Акча:
– Гражданнарның акчаларын, кредитлар алдырып, урлауга бәйле мошенниклык күләме шаккатыра, бу борчылу тудыра. Банклар кредитлар биргәнче гражданнарның түләү сәләтен тикшерергә тиеш.
– Кешеләрне мошенниклардан яклау өчен, 50 мең сумнан күбрәк кредит биргәндә “салкынайту чорын” кертергә кирәк, мондый чор берничә сәгатьтән берничә көнгә кадәр булырга мөмкин, дип белдерде Президент.
Яңа елга атлаганда...
Әлбәттә, илдә барган хәлләр тулысы белән безнең республикада да чагылыш таба. Быел хәтта сәяси вакыйгалар да охшаш булды: ил Президентын һәм республика Башлыгын сайладык.
“Мин дин вәкилләре белән очрашканда алардан: “Кешеләр сезгә мөрәҗәгать иткәндә нәрсә турында сорыйлар, көндәлек аралашканда ешрак нәрсә турында сөйләшәләр, нәрсә өчен үкенәләр”, – дип сорыйм? Беләсезме, нәрсә дип җавап бирүләрен? Алар балаларга игътибар аз бирәләр, диләр. Яңа ел алдыннан – ә бу гаилә бәйрәме – якыннарыгызга күбрәк игътибар бирүегезне теләр идем”, – диде Владимир Путин.
“Яңа ел – гаилә бәйрәме. Шуңа мин кешеләрнең ни өчен корпоративларга баруын бик аңлап бетермим. Мин, һичшиксез, гаиләм белән бергә булам. Традиция буенча чыршы астына балаларга бүләкләр куябыз, Президент мөрәҗәгатен карыйбыз. Бу инде безнең Яңа ел традициясенең бер өлеше. Яңа елның беренче 7-8 көнендә балалар белән булырга тырышам. Ләкин барыбер нәрсәдер килеп чыга. Өченче-дүртенче гыйнварда районга эш сәфәре планлаштырыла”, – ди Радий Хәбиров.
***
Ни кызганыч, “Крокус-Сити”да теракт, пилотсыз очу аппаратларының даими һөҗүме кебек күңелсез хәлләр дә быелгы елның тарихына язылачак. Алай да күңелле вакыйгалары күбрәк булгандыр дип ышанасы килә.
Киләсе ел бары яхшы хәбәрләр генә алып килсен, ил-җиребездә тынычлык урнашсын.