Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 декабрь 2024, 10:07

Эчкәнсең икән – руль артына утырма!

Башкортстан юлларында 9 гыйнварга кадәр “Аек водитель” акциясе уза. 

news.mail.ru
news.mail.ru

Республикада “Аек водитель” профилактик акциясе старт алды. Ул 2025 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Юлларда машина йөртүчеләрнең исереклек билгеләрен ачыклау өчен массакүләм тикшерүләр узачак. ГАИ башлыгы әйтүенчә, шәхси составның күпчелек өлеше бәйрәмнәр һәм массакүләм күңел ачу урыннарына җәлеп ителәчәк.

“Барлык машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска чакырам, чөнки аек булмаган сәфәрнең нәтиҗәләре бик начар булырга мөмкин”, – ди Севастьянов.

2024 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан юлларында 326 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 88 кеше һәлак булган һәм 419 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: