Бүген Русия Президенты Владимир Путин ил халкы белән туры элемтә үткәрде. Аның барышында Башкортстаннан да сорау булды. Нефтекамада яшәүче ханым инсулин кытлыгына зарланды.
“Нефтекама шәһәрендә инде 4 ай инсулин ала алмыйм. Элек дәваханәдә ала идем, әмма хәзер бирмиләр. Аптекадан да ала алмыйм”, – дип язган ул. Моңа охшаш сораулар илнең тагын берничә төбәгеннән булган.
Дәүләт башлыгы бу уңайдан кирәкле дару препаратларны сатып алуны финанслау тулы күләмдә башкарыла дип җавап бирде.
– Үтә дә мөһим мәсьәлә. Без 2008 елда ук үзебезнең фармацевтика сәнәгатен үстерә башладык. Ул федераль бюджет ярдәме белән үсте. Хәзер безнең фармкомпанияләр үсешкә дистәләгән миллиард сум акча кертә. Яман шеш белән көрәшү өчен үзебезнең препаратларны һәм субстанцияләрне, катлаулы даруларны булдыра башладык. Инсулин мәсьәләсе белән Санкт-Петербургта шөгыльләнәләр. Русиялеләрне ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә дәүләтнең акчасы бар. Мәсьәлә шунда: кайвакыт урыннарда проблемалар һәм тоткарлыклар килеп чыга. Барлык өзеклекләргә, һичшиксез, игътибар итәчәкбез, – диде Владимир Путин.
Әлеге сорауга карата Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да аңлатма бирделәр. Министр урынбасары Ольга Шәйхетдинова әйтүенчә, шәһәрдә инсулин белән проблемалар юк.
– Нефтекама даруханәләрендә ташламалы категориядәге гражданнарны тәэмин итү өчен 270 төргәк инсулин бар. Гомумән алганда, республика буенча төрле исемдәге инсулин препаратларының 46 368 төргәге бар, шуларның 36 656сы – федераль ташламага ия булучыларны тәэмин итү өчен, 9 712се – төбәк ташламаларына ия булучыларны тәэмин итү өчен. Ихтыяҗ буенча препаратлар даруханәләр арасында бүленә ала. Әлеге пациент 2024 елның июленнән поликлиникага мөрәҗәгать итмәгән. Моңа кадәр аның дарулар алу мөмкинлеге бирүче рецептлары бар иде. Кичә ул бу мөрәҗәгатьне калдырган, аны поликлиникага кабул итүгә чакырдылар һәм рецепт язып бирделәр. Бүген ул инсулин алды да инде, – ди Ольга Шәйхетдинова.