Уйланырга урын бар
13 декабрь 2024, 10:33

Чирен яшергән – үлгән...

Ир-егетләрне кем кайгырта?

Чирен яшергән – үлгән...Чирен яшергән – үлгән...
Чирен яшергән – үлгән...

Ир-егетләрне кем кайгырта?

 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиленең урынбасары, психолог  Гөлшат Сафина яңадан-яңа проектларга юл ачып, халыкка кызыклы булган очрашуларны оештыруы белән киң җәмәгатьчелеккә билгеле инде. Бу ханымның зирәклеге, эрудициясе, талпынышлары бик көчле. Бөтен шул энергиясен ул татар халкын сәламәтләндерүгә, милләт вәкилләренең гыйлемгә омтылышын, аңын баетуга юнәлтә.

Кичә чираттагы тапкыр узган чарасы моны янә раслый. “Бәдән ни дәшә?”  исемле проекты турында сүз бара әле.

 Бүгенге көндә кем генә 112 аша теркәлми барып табибка эләгә ала? Исемеңне дә сорамыйлар, номерыңны гына сорыйлар да, борып та чыгаралар. Башың ярылырдай булып авыртса да, “Чыгыгыз!” командасы “дару”...

Һәм менә шул тәңгәллектә “Бәдән ни дәшә?” проектының кыйммәтен бәяли белүчеләр мондый очрашуларны калдырмый, әмма, ни кызганыч, анда бер үк кешеләр туры килә.  Үзем дә барып җитә алганым юк әле анда. Гөлшат тырышлыгының нәтиҗәсен күрми, кулын селтәгәнче барырга кирәк,  ничек булса да.

Кичә халык белән очрашуга, медицина фәннәре кандидаты, уролог Ринат Шакиров һәм клиник һәм практик психолог Филүс Яхин килде.  Бу табибларның белгечлеге турында ишетүгә үк, тәү чиратта ир-егетләр, агылып барырга тиештер кебек иде миңа шәхсән. Чөнки ир-егетләр арасында сәламәтлек проблемалары ни дәрәҗәдә булуын табиблар белеп,  ярдәм итәр өчен очрашуга вакытларын бүлеп килгән бит. Әмма килер мөмкинлеге булып та килмәгән көчле затлар проблемаларын яшереп, аны үзләрендә йотып, бәдәннәренә дә, җан кичерешләренә дә никадәр зыян китерүләрен төптән бәяләми, иртәгәсен уйламый, сәламәтлегенә җиңел карый, диимме... Чирен яшергән, үлгән, ди халык мәкале. Ә бүген чирне яшерү бөтенләй зур наданлык ул. Бүген “кеше көлер, тегеләй, болай булыр” , дип уйлау үзе бер диагноз түгелме? Бүген беркем дә төртеп күрсәтми, шакылдап торган сәламәт кенә кешеләр дә бармак белән санарлыктыр. Шуңа күрә...

Ә менә кичә анда булган дусларның кайтавазын сезләргә җиткерәсе килә.

“Гөлшат оештырган очрашуда булдым: табиб-уролог ир-егетләр турында, аларның бик иртә авырый башлаулары, практикага нигезләнгән мисаллары, ничек без, хатын-кызлар, аларга  ярдәм күрсәтә алуыбыз турында бик кызыклы итеп сөйләде. Мин иремне табибка барып, тикшеренү үтәргә язып куйдым. Чынлап та, ир-егетләр зарланмый, врачларга йөрми. Безнең ярдәм кирәк.

 Психологның чыгышы да бик актуаль булды, чөнки ул нәкъ ир-егетләр белергә тиеш психолог.  Ул ир-ат асылын ачып салды. Бер яклап күп нәрсәне белгән кебекмен, белгән саен шулкадәр аз беләм икән дигән фикергә килдем.

 Балалар тәрбияләү буенча да сөйләшеп алдык, төрле фикерләр булды, хәтта, бәхәсләр купты. Мин үзем, шәхсән, терапия үттем. Гөлшат Нәүфәл кызына  рәхмәт! Чират торып язылып, түләүле консультация алыр белгечләрне күреп, чиратсыз һәм  бушлай аралаштык, гыйлем арттырдык. Кичәге сәгатьләр искиткеч файдалы булды!”

Шушы фикергә нигезләнеп тә, оештыручы махсус рәвештә 40-50 акыл белән уйлый белгән ир-егеткә шәхсән чакыру салган очракта, аларның яртысы булса бу очрашуга килсә, табиблар теркисе  диагнозлар шактый кимер иде дигән уй калды.

Чирен яшергән – үлгән...
Чирен яшергән – үлгән...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас