Башкортстанда водитель юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бер ел эчендә 550 штраф җыйган. Шул рәвешле, Стәрлетамак районында яшәүче 55 яшьлек кешенең машинада тиз йөргән өчен бурычы 1 миллион сумнан артып киткән.
Федераль суд приставлары хезмәтенең республика буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ир кеше 2023 елның октябреннән Стәрлетамак урамнары буйлап тизлек режимын арттырып йөргән. Көн саен диярлек аңа яңа штраф килгән. Ә гомум бурыч башкару җыемы белән бергә 1 миллион сумнан артып киткәч, автомобилен яшергән.
“Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә машинаны тапканнар һәм арест салганнар. Әгәр хокук бозучы бурычын каплау буенча тиз арада чаралар күрмәсә, транспорт чарасы башта – бәяләүгә, ә аннары сатуга китәчәк”, – диләр ведомствода.
Әйткәндәй, республикада юлларда “Бурычлы” операциясе башланды. Машина йөртүчеләрне салымнар һәм башкару кәгазьләре буенча бурычлары, шулай ук юлда кагыйдәләрне бозган өчен түләнмәгән штрафлары булу-булмавына тикшерәләр.