Башкала мәктәпләренең берсендә математика укытучысы сигезенче сыйныф укучысын дәрестән җилтерәтеп чыгарган. Сәбәбе – укучы дәрес вакытында пульт белән идарә итә торган уенчык машина белән уйнаган. Педагог дәрес аңлатканда үсмер кабинет идәне буйлап машинаны әле тегендә, әле монда йөртеп кылтайган. Укытучы замечаниеләрен искә алмаган. Түземлеге беткән укытучы аны коридорга чыгарган.
Укучы белән профилактик әңгәмә үткәргәннәр. Боларның барысын да телефонга төшергән укучыга да эләккән – дәрестә телефоннар куллану тыела.
Соңрак билгеле булуынча, тәртипсез укучыга көч кулланырга мәҗбүр булган укытучы бу сыйныф белән эшләүдән баш тартачак.
72 яшьлек Мансур Мөхәррәм улы менә инде 50 ел диярлек математика укыта. Педагог Mash Batash Телеграм-каналына сөйләвенчә, пультлы машина белән уйнаган үсмер укыган класста барысының да диярлек тәртипләре начар. Укулары да шул чама, ди.
Укытучы сүзләренчә, кичә үсмер аның кисәтүләрен бөтенләй искә алмаган. Мансур Мөхәррәм улы хулиганны коридорга куып чыгарырга теләгән, әмма укучы аны этеп җибәргән. Шул чакта инде аңа көч кулланырга туры килгән. Педагог полиция белән очрашкан, барын да сөйләп биргән. Үсмерләр хәзер көчле, ди ул. Әмма ул да җебегәннәрдән түгел. Ә бу сыйныф белән эшләүдән ул баш тартырга җыена.
Бу мәктәптә баласы укыган танышым сүзләренчә, Мансур Мөхәррәм улы бик тәҗрибәле педагог, математиканы аның кебек аңлата һәм укыта белүче бик аз. Кайчак уйлап куям: педагогларның нервларында уйнаучы, дәресләрне өзүче шундый тәртипсез балалар аркасында ничә мәктәп белемле укытучысын югалтты икән...
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.