Уйланырга урын бар
7 декабрь 2024, 06:55

“Тыелган темалар булмады”

Шулай ди сәясәт белгече Марат Сафин Башкортстан Башлыгы белән үткән туры элемтәгә карата. 

https://strategy.bashkortostan.ruhttps://strategy.bashkortostan.ru
https://strategy.bashkortostan.ru

Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” үткәрде.

Билгеле булуынча, республикада югары вазифа биләгән берничә түрәне кулга алдылар. Бу хәлләргә карата сорау яңгырагач, Радий Хәбиров түрәләр арасында намуссызлык очракларына вакытында җавап бирү мөһим, әмма моны закон кысаларында эшләргә кирәк, диде. Ә эштән азат итү һәм җәзалар ашыгыч нәтиҗәләргә яки эмоцияләргә түгел, ә суд карарларына яки ышандырырлык дәлилләргә нигезләнергә тиеш дигән фикерен җиткерде ул.

– Мин – белемле юрист, бәлки, хәзер кануннарның ниндидер нечкәлекләрен белеп җиткермимдер, чөнки Советлар Союзының җинаять законнары нигезләре буенча укыдым,тик мин хокук принципларын яхшы аңлыйм. Әлбәттә, хокук саклаучылар үз эше белән шөгыльләнә. Ә суд власте үз эше белән шөгыльләнә. Күрүебезчә, кайчакта хаталар да була. Жульковны алыйк, ул вакытта транспорт министры урынбасары, аны җинаять җаваплылыгына җәлеп иттеләр. Миңа: “Ә нигә сез аны эштән алмыйсыз?” – диләр. Мин юрист буларак фикер йөртәм: суд карары булсын, дидем. Ә аклау карары килде. Әгәр мин аны эштән алган булсам? Миңа: “Ә ни өчен Клебановны шунда ук эштән алдыгыз?” – дигән сорау бирәләр. Әгәр ул гаебен таныган һәм ришвәт алган икән, мин аны ничек эшендә калдырыйм? Һәр вакыйга үзенчә, – дип аңлатты төбәк Башлыгы.

Сәясәт белгече, БР Фәннәр Академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты эксперты Марат Исмәгыйль улы Сафин әйтүенчә, Башкортстан Башлыгы белән туры элемтәдә тыелган темалар булмады.

– Бу республика халкы белән ачык һәм гадел сөйләшү булды. Тыелган темалар булмады. Шау-шулы җинаять эшләре, хөкүмәтне федераль үзәк белән килештерүнең озакка сузылуы, отставка турындагы имеш-мимешләр, шулай ук сода компаниясенең контроль пакеты тирәсендәге вәзгыять турында фикер алыштылар. Радий Фәрит улы, катлаулы темалардан читкә тайпылмыйча, барлык сорауларга тулы җаваплар бирде. Ул, кайсыбер очракларда хаталар җибәрелгән, дип дөресен әйтте. Мондый эчкерсезлек һәм ачык булу кешеләрнең ышанычын ныгыта. Туры линия башлыкның профессиональлеген тагын бер раслады. Ул тирән белмәгән темалар булмады. Күренеп тора, төбәк җитәкчесе кулын пульста тота, – ди Марат Сафин.

Аның әйтүенчә, туры линия хакимият һәм җәмгыять арасында үзара хезмәттәшлекнең мөһим коралы булып тора. Алар актуаль проблемалар турында фикер алышырга гына түгел, ә җитәкчелекнең гражданнар соравына җавап бирергә әзерлеген дә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу хакимиятнең һәм республика халкының ышанычын ныгытуга һәм конструктив диалогын саклап калуга ярдәм итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас