Бу атнда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән “Туры элемтә” үткәрде. Анда Бөрҗән районыннан умартачы Вадим Сәйфетдинов Радий Хәбировтан республикага башка төбәкләрдән авыру бал кортларын контрольсез кертүне туктатуны сорады. Чөнки бу Башкортстан бал кортларының популяциясен киметә, диде ул.
– Мин моның авырткан проблема икәнен беләм. Бу мәсьәлә белән танышмын һәм умартачыларның, гадәттә, көньяк төбәкләрдән бал кортлары гаиләләрен алып кайтуларын һәм аннары балны Башкортстанныкы кебек сатуларын беләм. Антибиотиклар да кулланалар. Безнең ветеринария хезмәтләре бу хакта белә һәм үз чараларын үткәрә, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Илдус улы Фазрахманов быел беренче тапкыр, Хөкүмәт карарына ярашлы, кортларны легаль булмаган рәвештә кертмәү буенча операция уздырылуы турында сөйләде.
– Умартачыларыбызның үтенече буенча, быел беренче мәртәбә безнең территориягә бал кортларын законсыз кертүне булдырмау турында Хөкүмәт карары кабул ителде. Бал кортларын легаль булмаган рәвештә кертмәү буенча төбәктә беренче тапкыр “Бал корты” операциясе узды. Аны без беренче тапкыр 22 майдан 21 июньгә кадәр эшләдек. Быел без шактый зур күләмдә законсыз умарта пакетлары кертүне туктатып калдык. Бу эшне дәвам итәргә тәкъдим итәбез. Бездә федераль трассаларның күп булуын исәпкә алып, бу проблема белән көрәшергә кирәк. Безнең бал кортларын якларга кирәк, – дип аңлатты Илшат Фазрахманов.
Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад һәм менеджмент кафедрасы профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Үзбәк улы ГОСМАНОВ әлеге проблеманың күтәрелүен дөрес дип бәяли.
– Умартачылык – безнең ата-бабалардан килгән кәсеп. Бүген безгә бал кортларының биологик күптөрлелеген сакларга кирәк. Урта рус, башкорт, бөрҗән токымнары – безнең төп бал кортлары. Безнең кортлар бар тырышлыкларны салып эшли. Ә чит кортлар белән кушылгач, аларда да тәртип югала. Белгечләр бу хакта инде күптән чаң кага иделәр. “Туры линия”дә республика Башлыгы Радий Хәбиров та моның зур проблема икәнлегенә басым ясады. Ниһаять, безнең закон чыгаручылар, җәмәгатьчеләр бу проблемага киртә куюга иреште. Быелдан, законга үзгәрешләр кертелеп, тәртип булдырылды. Хәлне Ветеринария идарәсе, шул исәптән Башкортстан Республикасы буенча ветеринария идарәсе каты контрольгә алды. Әлбәттә, базарда бүген сыйфатлы бал һәм аннан эшләнгән продукция җитми. Бездә туризм үсеш ала, монда да без үзебезнең сыйфатлы балны тәкъдим итәргә тиешбез. Шуңа безнең бал кортларын саклау һәм яклау – бик мөһим юнәлеш. Моңа республика җитәкчесенең игътибар итүе дә шуны раслый, – дип үз фикере белән уртаклашты ул.