Шәхси йорт төзелешендә акчаны ышанычлы саклау алымы бар.
Эскроу – акчалар, шул исәптән ипотека акчалары да ышанычлы саклана саклана торган счет, ул яңа төзелешләр базарында күптән кулланыла һәм инде үзен бик яхшы танытты.
“Строим.дом.рф” порталында шәхси йорт төзегәндә эскроу счетын кулланып төзелеш подряды килешүен ничек дөрес төзергә икәнен белергә мөмкин. Портал каталогында мондый проектлар “Эскроу белән төзелеш” дигән махсус билгесе белән билгеләнгән.
Шәһәр читендәге торак төзелешен сайлаган гражданнарның акчаларын яклау максатларында подрядчы хезмәтләре күчемсез милек объекты әзер булгач һәм заказчыга тапшырылгач кына түләнәчәк. Шул рәвешле, подрядчы йортны үз акчасына яки банк кредиты ярдәмендә төзиячәк. Барлык мөһим шартлар, эшләрнең вакыты һәм бәясе подряд килешүендә беркетеләчәк.
Эскроу-счетлар кулланып подряд килешүе буенча шәһәр яны йорты төзелеше турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: https://спроси.дом.рф/instructions/stroitelstvo-chastnogo-doma-s-ispolzovanie-ekrou-scheta/?utm_source=minstroyrf.gov.ru&utm_medium=referral&utm_campaign=ref_635_sprosi.dom.rf_rf.