Уйланырга урын бар
6 декабрь 2024, 11:23

Ришвәтчелеккә каршы диктант язганыгыз бармы?

Башкортстан Бөтенрусия ришвәтчелеккә каршы диктантка кушылды.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр V Бөтенрусия коррупциягә каршы диктант уза.

Башкортстан ел саен федераль интерактив белем бирү проектында актив катнаша. Быел, гадәттәгечә, Республика белән идарә үзәгендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, территориаль һәм федераль органнар хезмәткәрләре, югары уку йортларының профессор-укытучылары һәм студентлар коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә үз белемнәрен тикшерде.

Башкортстан Башлыгының коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Виктор Бутыркин үзенең сәламләү сүзендә диктант ришвәтчелеккә каршы законнар өлкәсендә белемнәрне тикшерергә һәм арттырырга мөмкинлек бирә, бу күренешкә тискәре мөнәсәбәт формалаштыра һәм гражданнарны коррупциягә каршы көрәштә актив катнашырга этәрә, дип ассызыклады.

– Коррупциягә каршы диктантта катнашучылар саны елдан-ел арта, узган ел республика катнашучылар саны буенча Русия субъектлары арасында 3нче урынны алды. Диктант язучылар даирәсе киңәя, быел федераль дәүләт хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм республика югары уку йортлары катнаша. Коррупция өлкәсендә профилактик чаралар күрелүгә карамастан, без кайвакыт хокук бозу фактлары белән очрашабыз. Еш кына вазифаи затлар хокук бозуларны коррупциягә каршы законнарны җитәрлек дәрәҗәдә белмәү белән аңлата. Әлеге диктант үз белемнәреңне тикшерергә һәм арттырырга, җитешсезлекләрне төзәтергә мөмкинлек бирә, – диде Виктор Бутыркин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас