Уйланырга урын бар
6 декабрь 2024, 07:37

“Имеш-мимешләр – минем эшнең котылгысыз өлеше”

“Минем отставка турындагы имеш-мимешләр 2018 елның 12 октябреннән башланды...” – ди төбәк җитәкчесе.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” үткәрде.

Анда республика җитәкчесеннән “сезгә карата булган имеш-мимешләргә ничек карыйсыз” дигән сорау бирелде. Ул моны эшемнең котылгысыз өлеше дип кабул итәм, диде. Имеш-мимешләр эчке дә, тышкы да булырга мөмкин, дип ассызыклады. Әмма алар хәлне тотрыксызландырырга һәм хөкүмәт эшенә йогынты ясарга мөмкин, шуңа игътибарны фактларга юнәлтеп, бурычларны үтәргә кирәк, дигән фикерен җиткерде Радий Фәрит улы.

“Имеш-мимешләргә килгәндә, аларга, гомумән, беркайчан да ышанырга ярамый. Һәрвакытта да фактларга таяну мөмкинлеге бар. Минем отставка турындагы имеш-мимешләр 2018 елның 12 октябреннән башланды. Ягъни, мин эшкә керешкәннең 2 көненнән үк минем отставкага китүем турында имеш-мимешләр башланды. Бу – табигый процесс, күрәсең, бу темага сөйләшү кемнедер шатландыра. Шулай ук хәлне какшатырга омтылучы көчләр дә бар. Мин мондый сүзләргә ничек карыйм? Мин аларга эшемнең котылгысыз өлешенә караган кебек карыйм”, – диде төбәк җитәкчесе.

Республикадагы вәзгыять турында сөйләгәндә, игътибарны отставкаларга һәм сәяси мәсьәләләргә түгел, ә кешеләр очраша торган реаль проблемаларга юнәлтергә кирәк, дип ассызыклады Радий Хәбиров. Аның әйтүенчә, бүген халыкның күпчелеге мошенниклыктан һәм финанс югалтулардан интегә, шушы проблема белән көрәшергә кирәк, ди республика Башлыгы. Гражданнарның иминлеге өчен хәвеф барган заманда сәяси мәсьәләләр һәм җитәкчелектәге үзгәрешләр икенче планга күчәргә тиеш. Финанс кыенлыклар белән очрашкан һәркем өчен хәвефсезлек һәм ярдәм мохите тудыру мөһим дигән теләген җиткерде Радий Хәбиров.

Эксперт фикере

Башкортстан Фәннәр академиясе Стратегик тикшеренүләр институтының Социомәдәни анализ үзәге өлкән гыйльми хезмәткәре Александр Степанович Кобыскан әйтүенчә, республика җитәкчесе сорауларга үз вакытында һәм урынлы җавап бирде.

– Радий Хәбиров белән туры элемтә соңгы вакытта җәмгыятьтә күтәрелгән сорауларның күп өлешенә кагылды. Башкортстан Башлыгы барлык сорауларга да аңлаешлы һәм тирән җаваплар бирде. Журналист Светлана Вәлиеваның сәяси-икътисади имеш-мимешләргә кагылган соравына комментарийларның мөһимлеген аерым билгеләп үтәсе килә. Бу инициатива үзе дә, яңгыраган җаваплар да урынлы иде, чөнки әлеге теманы игътибарсыз калдыру яки төгәл җавап булмау алга таба да мәгълүмати мохиттә спекуляцияләргә урын калдырыр иде. Шулай итеп, бу туры линия Башкортстан власте һәм җәмгыяте аралашуында мөһим коралга әйләнде, – диде филология фәннәре кандидаты, медиатикшеренүче Александр Кобыскан.

 

https://vk.com/sunshine1989
https://vk.com/sunshine1989
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас