Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” үткәрде. Халыкның, шулай ук журналистлар һәм җәмәгатьчелекнең сорауларына күзгә-күз карап җавап бирү традициягә әйләнде дияргә була. Гадәттә декабрьдә үткәрелгән мондый сөйләшү алдагы елга бурычларны барлау, республика халкын иң борчыган проблемаларны ачыклау, эшләнгәннәргә бәя бирү булып та тора.
“Минем өчен мондый диалог – чыннан да, мөһим. Кешеләр белән аралашу – теләсә нинди дәрәҗәдәге түрәнең эшчәнлек нигезе, дип саныйм. Чөнки кабинеттан барысын да күреп булмый. Республика буенча күп йөрсәм дә, халык белән аралашсам да, эш сәфәрләрендә генә тулы картинаны төзеп бетереп булмый. Бигрәк тә безнең Башкортстан кебек дүрт миллионлы зур төбәктә”, – дигән иде элекке туры линияләрнең берсендә Радий Хәбиров. Бу юлы да республика җитәкчесе:
– Туры линиягә яхшы эш кәефе белән килдем. Ел буена халыкның сораулары күп җыела. Мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап бирергә тырышам. Туры эфир вакытында җавап бирергә өлгермәгән сорауларның барысы да эшкә алыначак, – дип сүз башлады.
Ә сораулар, чынлап та, күп җыелган иде. Эфир башланганда аларның саны 4 меңнән артык булса, сөйләшү ахырына кадәр 9 меңгә җитә язды. Туры бәйләнеш барышында, ә ул 4 сәгатьтән артык барды, Радий Хәбиров 65 сорауга җавап бирде. Быелгы туры элемтәнең үзенчәлеге шунда булды: һәркем сорауларын үзенең туган телендә бирә алды. Ә мөрәҗәгатьләргә килгәндә, кешеләрне тәү чиратта көнкүреш мәсьәләләре борчый: юллар һәм социаль объектлар, мәктәп туклануы, транспорт хезмәте күрсәтү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, сәнәгать, туризм һәм башка өлкәләрне үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Әлбәттә, хөкүмәт һәм хакимияткә кагылышлы сораулар да яңгырады. Иң беренче сорау да шул хакта булды.
Хакимият, хөкүмәт...
Мәгълүм булуынча, ел буена республикада илкүләм, халыкара дәрәҗәдә күп чаралар үтте. Шуларның берсенә, атап әйткәндә, “Русия – спорт державасы” форумына ил Президенты Владимир Путин үзе килде. Шул уңайдан бирелгән сорауга Радий Хәбиров:
– Президентның килүе – зур җаваплылык, – диде. – Без аның белән күп нәрсәләр турында сөйләшергә өлгердек. Мин республика махсус хәрби операциягә ярдәм рельсларында тора дип хәбәр иттем. Безнең подразделениеләр турында сөйләдем. Владимир Владимирович анда барган хәлләрнең географиясен яхшы белә. Егетләргә ярдәм итәргә, моның өчен бар көчне салырга кирәк дигән үтенечен әйтте ул. Республика – Русиянең терәк төбәге. Дәүләт башлыгы белән шәхси аралашу барышында төбәкнең икътисадый үсеше, агросәнәгать комплексы, социаль өлкә һәм башка тармаклар турында фикер алыштык. Авыл хуҗалыгына кагылышлы кисәтүләр алдым. Узган елны без җиңел генә тәмамламадык. Ә быел яңгырлар аркасында басулар сазлыкка әйләнде. Хәзер без күрсәткечләрне тигезлибез. Ашыгыч медицина ярдәмен кадрлар белән тәэмин итү бурычын да үтәргә килештек. Ә, гомумән, Президент республика халкына һәм Башкортстанга тирән хөрмәт белән карый, моны күрергә һәм ишетергә кирәк.
Билгеле булуынча, быел республика Башлыгы сайлауларыннан соң, закон таләпләренә ярашлы, хөкүмәт отставкага киткән иде. Инде ике айдан артык вакыт үтте, ә министрлар кабинеты һаман “вакытлыча башкаручы” вазифасында эшли. Бу хәлгә карата Радий Фәрит улы болай диде:
– Хөкүмәтнең яңа составын тиздән раслыйбыз. Вакытын билгеләмим, ләкин якын арада эшләнәчәк. Башкарган эшләре өчен Андрей Геннадьевичка рәхмәтлемен. Ул эшләвен дәвам итәчәк, дип килештек. Минем уйлавымча, аның энергиясе дә, теләге дә, һәм иң мөһиме – тупланган тәҗрибәсе бар. Министрлар профильле ведомстволарда килешүләр уза, аларның составында зур үзгәрешләр булмаячак.
Ә шәһәр һәм район башлыкларын сайлаганда нәрсәгә өстенлек бирелә?
– Башлык яхшы эшләгән җирдә эшләр дә бара. Башлыкларны сайлаганда иң мөһиме – шәхси һәм профессиональ сыйфатлар. Мин тәү чиратта беренчесен – кешенең яхшы булуын бәялим. Чөнки профессиональ усал кеше ул күп нәрсәгә ирешә ала, әмма артыгын да кыланырга мөмкин. Яхшы күңелле, ләкин мәгънәсез кешедән дә әллә ни көтеп булмый. Башлыклар буенча без бик җитди эш алып бардык, элекке составтан 12гә якын кеше калды. БХатын-кыз башлыклар барлыкка килде. Алар ир-атларга караганда җаваплырак.
Әйткәндәй, Радий Хәбиров сүзләренчә, әгәр элек башлыкларның уртача яше 53 булса, хәзер ул – 45-46 яшь тирәсе.
Власть дигәннән, төбәк җитәкчесеннән хакимият аны бозмадымы дип сорадылар. Ул зирәгрәк була баруын, тәҗрибә туплавын һәм хәзер ашыгыч карарлар кабул итмәвен әйтте.
– Кешеләрнең проблемалары күп. Әгәр син нәрсәдер вәгъдә иткәнсең икән – моны һичшиксез үтәргә кирәк. Мин җиде ел эшлим һәм күп йөкләмәләр бирдем, кайберләре буенча бүгенге хәл аркасында берничә ел тоткарлык бар, әмма без бер сорауны да алып ташламыйбыз һәм барысын да эшләячәкбез.
Махсус хәрби операция
Ә бүгенге хәлгә килгәндә, билгеле – махсус хәрби операция бара. Шуңа туры линия вакытында МХО белән бәйле сораулар күп булды.
– Барлык егетләргә дә рәхмәт белдерәбез. Республика сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен барысын да эшләргә тиеш һәм эшләячәк. Соңгы тапкыр безнең сугышчылар белән алгы сызыкта очрашканда гаҗәп очрак күзәттем: егетләр бернәрсә дә сорамыйлар. Барсы да бар, бар да яхшы, диләр. Бер генә нәрсә турында сорыйлар һәм бу хакта командирлар белән сөйләшү булды – радиоэлектрон көрәш чаралары һәм FPV-дроннар белән тәэмин итү, – диде Радий Фәрит улы.
Өйләренә кайткан сугышчыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Төбәк башлыгы әйтүенчә, күбесе хезмәттән соң элеккеге эш урыннарына кайтачак, әмма бер өлеше тормыш юлын үзгәртергә теләячәк һәм монда хакимият аларга ярдәм итәргә тиеш. Мәсәлән, алар өчен яңадан укытулар оештырылачак.
– Әле без мондый проблема белән очрашмадык. Башкортстаннан МХОда берничә дистә мең ир-ат сугыша, ә кайтучылар әлегә күп түгел. Без бу мәсьәләне җайлап хәл итә һәм егетләребез белән эшли башладык. Без аларны башлык хакимиятенә, депутатлыкка, муниципалитетларга да чакырачакбыз. Илеш районында МХОда катнашучы авыл җирлеге башлыгы булды. Алар безнең идарә вертикален һәм идарә командасын бик нык көчәйтәчәк, – дип исәпли төбәк җиткәчесе.
Эш, мәктәп, мәчет...
Гомумән, хезмәт базарына тукталсак, Радий Хәбиров әйтүенчә, соңгы ике елда төбәк буенча уртача хезмәт хакының кискен үсүе теркәлгән.
– Бу икътисадның, эшкәртү сәнәгатенең интенсив үсеше белән бәйле. Эшкәртү сәнәгате һәм „оборонка” предприятиеләре 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы булган вакансияләр тәкъдим итә. Төбәк буенча уртача хезмәт хакы 66 мең сум тирәсе тәшкил итә. Бездә табибларга, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм башка белгечләргә ярдәм чаралары күп. Аллага шөкер, миграция сәясәте безнең файдага үзгәрде, китүгә караганда күбрәк кеше килә. Шунысы бик мөһим: яшьләрнең сальдосы да нык үзгәрде – башка субъектларга укырга китүчеләргә караганда безгә килүчеләр күбрәк. 11нче сыйныфны тәмамлаучыларның гомум саны белән бюджет урыннары саны туры килә диярлек. Һәр чыгарылыш укучысының бюджет урынына эләгү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта илнең башка төбәкләре арасында уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча без беренче рольләрдә түгел, 35-40нчы урын арасында барабыз. Шуңа күрә омтылыр урын бар. Безнең хезмәт хаклары киләчәктә дә үсәр дип уйлыйм, – диде ул.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, төбәктә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
– 2024 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча без төбәккә инвестицияләрнең 25 процентка үсешен күрсәттек, бу – бик зур нәтиҗә. Моннан берничә ел элек нигез салынган проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Хәзер 2019-2020 елларда салынганнарның җимешләрен җыябыз. Кешеләрне Башкортстанга инвестицияләр кертергә төрлечә күндерәбез, чөнки кайчандыр МХО бетәчәк, санкцияләр китәчәк, төп ставка төшәчәк. Хәл уңай якка үзгәрәчәк, мин моңа чын күңелдән ышанам.
Туры элемтәгә республиканың төрле район-шәһәрләреннән яңа фельдшер-акушерлык пунктлары кирәклеге, авыл мәктәпләре, клублары һәм спорт биналарына кагылышлы, юллар турында сораулар яңгырады. Алар буенча Радий Хәбиров җаваплы министрлыклар җитәкчекләре белән шунда ук фикер алышты. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да эшләүгә кабул ителде.
Озакка сузылды
Әлбәттә, күпләрне борчыган “Әр-Рәхим” мәчетенең язмышы бу юлы да читтә калмады.
– Объект инде озак тора, ә һәр объект, никадәр озак торса, шулкадәр күбрәк проблемалар тудыра. Без бинаның торышына анализ ясадык. Нәтиҗә шундый: нигезе яхшы, стеналар яхшы, гөмбәз яхшы, кайсыбер урыннарда түбәне алыштырырга кирәк. Әле манараларны ясыйбыз. Быел аларны төгәлләрбез дип уйлыйм. Мәчетне төзеп бетерү өчен берничә миллиард бюджеттан тыш акча кирәк. Бу – зур акча. Өч ел эчендә объектның әзерлеген 80 процентка җиткерербез дип уйлыйм, ә дүрт ел эчендә бу эшне төгәлләргә тырышабыз, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан башкаласында төзелеше озакка сузылган тагын бер дини объект бар, ул – “Воскресенский собор”. Ул да төзелеп бетәчәк дип җаваплады төбәк җитәкчесе.
Һәм, әлбәттә, Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү дә бүген мөһим сорауларның берсенә әйләнде.
– Һәйкәлнең торышы бик катлаулы, безне бик борчый, – дип җаваплады төбәк җитәкчесе. – Бүген проект федераль дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Ягъни бездә бу эшне башлау өчен барлык документлар да бар. Аңарчы без тагын күп кенә чаралар һәм очрашулар уздырачакбыз, чөнки мин кешеләрнең борчылуын аңлыйм, фикер алышачакбыз һәм реставрация процессының ничек барачагын сөйләячәкбез. Һәйкәлнең кайбер өлешләрен алыштыру күздә тотыла, чөнки алар тутыкканлыктан яраксыз хәлгә килгән. Яңа елдан соң без республика бюджетында бу эшне башлау өчен кирәкле сумманы әкренләп формалаштыра башлаячакбыз. Эшне башларга кирәк. Әгәр тагын бер-ике елга сузсак, һәйкәлне бөтенләй югалтырга мөмкинбез. Эшләр якынча ел ярым дәвам итәчәк, аның каравы без аны киләчәк буыннар өчен, республикабыз өчен саклап калачакбыз.
Туры линиягә балалардан да сораулар килгән иде. Сорауларын эфирда яңгырату бәхете тигәннәргә Радий Хәбиров үз исеменнән Яңа ел алдыннан бүләкләр җибәрергә кушты. Әйткәндәй, “Теләкләр чыршысыннан” Кыш Бабайга килгән хатны да укыдылар. Аны 13 яшьлек Максим Шаһиморатов язган. Ул бүләккә зур робот-трансформер алырга, шулай ук Радий Хәбировның шәхси кабинетын карарга һәм аның белән очрашырга тели. Республика җитәкчесе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле малайның теләген тормышка ашырачакмын, дип вәгъдә итте.
Бу көнне республиканың министрлык һәм башка җаваплы ведомстволар, район һәм шәһәр җитәкчеләренең башкарырга тиешле эшләр исемлеге шактый артты.
– Без коллегаларыбыз белән барлык сорауларны карап чыгачакбыз һәм аларны башкаруга тапшырачакбыз. Киләсе оператив киңәшмәдә үк муниципалитет башлыкларына йөкләмәләр биреләчәк, – дип сүзен тәмамлады Радий Хәбиров.