Уйланырга урын бар
4 декабрь 2024, 15:46

Ходай гомерне мулдан биргәч

100 яшь! Менә язмыш!

Ходай гомерне мулдан биргәчХодай гомерне мулдан биргәч
Ходай гомерне мулдан биргәч

 100 яшь! Менә язмыш.

Сугыш вакытында солдатларны үлемнән коткарган кыю шәфкать туташына 100 яшь тулды.

Татарстанның Актаныш районының Кәзкәй авылында яшәүче Нурфикә  әби Абдуллина үзенең якыннары игътибарында бер гасырлык юбилеен каршылый.

 

Гасырлык юбилее уңаеннан Нурбикә Абдулла кызын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлаган

Дәһшәтле сугыш башланганчы Нурфикә Абдуллина Минзәлә медицина мәктәбенең 2 курсын тәмамлый. 1942 елда кызны Калинин районының Кәҗкәй авылына фельдшер-акушер итеп эшкә җибәрәләр.

Яшь фельдшер яшьләр белән бик тиз уртак тел таба, ә  Әбүбәкер исемле егетнең һәм яшҗ фельдшерның күңеле бер-берсенә тартыла.

1943 елның гыйнвар аенда Абүбәкер Шәеховны фронтка алалар. Сентябрьдә Нурфикә Абдуллинага да повестка килә. Җиде ел Арча янындагы хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып хезмәт итә ул.

 Шулай бермәлне Суслонгердан кайткан авылдаш солдатның аягында гангрена башлана. Нурфикә аның бармакларын кистереп, солдатның гомерен саклап кала.

 Олы яшьтә булуына карамастан, Нурфикә Абдулла кызы үз һөнәренә тугры кала. Ул авылдаларына ярдәм итүдән тукталмый.

Күршеләре авырамы,балалар киңәш сорыймы - рәхәтләнеп ярдәм итә. Аның киңәшен тотып, якыннары терелә. Нурфикә Абдуллина Сабантуйда зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтте. Моннан өч (!)ел элек авылдашының авырткан тешен йолкып алган!

Нурфикә Абдуллина кешеләргә кылган яхшылыклары бәхетле озын гомер булып үзенә кайтуына ныклы ышанган. Ул балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә матур итеп яши. Акылы, зиһене төгәл, үзе елмаеп торучы чибәр әбигә без дә хәерле озын гомер, зиһен яктылыгы телибез.

 

 

 

 

 

 

 



Ходай гомерне мулдан биргәч
Ходай гомерне мулдан биргәч
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас