Дүртөйленең үзәк “Мирас” мәчетендә остабикәләр, мөгаллимәләр, шәкертләр, имамнар гаилә кыйммәтләре, әхлак тәрбиясе, иман турында фикер алыштылар.
Һәркем өчен изгеләрдән изге төшенчәдер ул гаилә. Шул гаилә җылысын тоеп, әткәй-әнкәйләр тәрбиясендә иманлы булып үскәнгә дә үзебезне бу дөньяда иң бәхетле кешеләр итеп тоябыздыр. Кайчандыр гаиләдә алган әхлак кыйммәтләрен изге мирас итеп инде балаларыбызга, оныкларыбызга бирәбез. Шул буыннар чылбыры өзелмәсә, нәсел дәвам итә, милләт яши. Халкыбызның мәшһүр дин белгече, галим Ризаэтдин Фәхретдинов, тәрбиянең уннан тугыз өлеше балага гаиләдә бирелә, дип белми әйтмәгәндер.
Гаиләгә кагылышлы һәр нәрсә безнең өчен кадерле, безне кызыксындыра, җәлеп итә. Дүртөйле районы имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт Исәнбирдин шалтыратып, мәчетебездә гаилә һәм әхлак темасына багышланган чара үткәрәбез, сезне дә көтеп калабыз дигәч, берсүзсез ризалаштык. Ислам динебезнең гаиләне зурлавын яхшы беләбез.
Районның “Мирас” үзәк мәчетендә шактый күп кеше җыелган иде. Башлыча, хатын-кызлар. Рәмил хәзрәт аңлатуынча, алар төрле авыллардан килгән, мәчетләрдә дин сабаклары үзләштерүче шәкертләр, мөгаллимнәр, мөслимәләр, имамнар. Гүзәл затларыбызның активрак булуын бик яхшы күренеш, дип саный хәзрәт. Чөнки хатын-кыз аша хәбәр тизрәк йөри. Аннары, хатын-кызларыбыз – әхлакның йөзе, диде ул.
Чынлап та, рәт-рәт булып тезелешеп утырган ханымнарның, остабикәләрнең бар булмышыннан итагатьлелек, сабырлык бөркелә иде. Ә карашларыннан нур сирпелә: иман нуры, әнкәйләр җылысы.
Җыен дога укудан башланды. Аннары Рәмил хаҗи җыелучыларны иман йортының шушы күркәм урында төзелү тарихы белән таныштырды, аны тергезүдә булышкан, ярдәм кулы сузган кешеләрне аеруча җылылык белән искә алып үтте. Аның фикеренчә, изгелек кылган беркем дә онытылырга тиеш түгел. Үзе төзетеп, ачылган көннән башлап имам-хатыйбы булгач, бу иман йорты белән бәйле һәр нәрсә кадерле шул аңа. Әйткәндәй, киләсе елга “Мирас” мәчете үзенең 30 еллыгын билгеләячәк...
Әлеге мәртәбәле чарага Уфадан Башкортстан мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Розалия ханым Халикова да килгән иде. Ул үзенең саллы чыгышында әхлак, гаилә кыйммәтләре, үзләре башкарган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде. Ул җитәкләгән оешманың 30 районда бүлекчәләре бар икән. Бик тыгыз бәйләнештә яшиләр. Уфаның “Ихлас” мәчете каршында дини укулар оештыралар. Розалия ханым шунда әхлак дәресләре бирә. Элгәре шәкертләр Уфага килеп укыса, хәзер дәресләрне телеграмм-канал аша онлайн үзләштерәләр.
– Безнең максат мәктәпләргә дин дәресләрен кертү, – ди Розалия ханым. – Әле шушы юнәлештә эш алып барабыз, тиешле документлар әзерлибез.
Мәгълүм булуынча, Президентның мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытуга рөхсәт биргән махсус указы бар. Шуңа таянып хәзер “Традицион диннәр оешмасы” төзиләр. Аны теркәгәч, Мәгариф министрлыгы белән килешү төзеп мәктәпләргә дә үтеп керү мөмкин булачак. Әлбәттә, бу укулар класстан тыш башкарылачак. Шушы эшләрне тормышка ашыручылар, ягъни дин дәресләрен укытачак мөгаллимнәр инде әзерләнә икән. Башкорт дәүләт педагогия университеты каршында оештырылган курсларны 300 гә якын мөгаллимә үткән. Алар иртәгәдән укытырга әзер. Мәгариф министрлыгыннан рөхсәт кенә көтәләр.
Бик изге юнәлештә мөһим эш башкара Розалия ханым. Ниятләре тизрәк тормышка ашсын дип телисе кала.
Сүз башыбыз – гаилә тәрбиясе иде бит әле, дигәндәй, Ризаэтдин Фәхретдиновның әйткәннәрен тагын бер тапкыр искә төшереп, Розалия ханым бала тәрбияләүдә ата-ананың хәлиткеч роль уйнавын ассызыклап үтте.
– Без балаларыбызны үз туган телебездә тәрбияләргә тиешбез. Моның өчен тәрбияле аналар булу кирәк. Тәрбияле аналар булган милләт тәрбияле, дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдинов. Чынлап та, бала тәрбияләү иң элек әниләр, әбиләр иңенә төшкән бурыч,– дип тормышчан фәлсәфәгә күчте Розалия Халикова. – Тәрбияле кызлар алтыннан кыйммәт, энҗедән кадерлерәк. Шундый кызлар үстерик. Алар менә дигән балалар тәрбияләүче әниләр булачак. Бөек акыл ияләребез әйтеп калдыруынча, бөек шәхесләр үстерерлек милләт аналары тәрбияләү мөһим безгә.
Туган телгә килсәк, ул ата-бабаларыбыздан безгә күчкән әманәт. Аны сакларга, киләчәк буынга тапшырырга бурычлы без. “Өмет” гәзите, башка гәзит-журналлар – шул телебезнең сакчысы. Аны үзебез дә укырга, балаларыбызга да шундый тәрбия бирергә тиешбез.
Бик акыллы сүзләр, саллы фикерләр. Мәчеткә килгән остабикәләр, мөгаллим-мөгаллимәләр, шәкертләр аларны хуплап, өстәп үз карашларын җиткерделәр.
Ата-бабаларыбыз авыр заманнарда да иманны ташламаган. Шул иман аларга эшләргә көч биргән. Гаиләләрендә әхлаклы балалар тәрбияләргә ярдәм иткән. Балаларыбызга һәрчак догада булыйк. Дини кешеләрдән сафлык-пакьлек бөркелә. Акыллы кеше динсез булмас. Иман нуры белән кешенең сәләте ачыла. Бәхет нигезе – иман...
Бу кадәр акыллы, тапкыр, тирән мәгънәле сүзләрне югары әхлакка ия, тормыш сабаклары алган, иман юлыннан атлаган затлар гына әйтә аладыр.
Монда җыелучы дин кардәшләребезнең байтагы безнең “Өмет” гәзитен алдырып укучылар иде. Шуңа аралашу бик җиңел, бер сулышта барды. Баш мөхәррир буларак миңа да сүз бирделәр.
– Безне тел, дин, гореф-гадәтләребез, җыр-моңнарыбыз милләт итеп саклый. Шуларның берсе генә югалса да, рухыбыз ярлыланып калачак. “Өмет” гәзите менә утыз елдан артык инде шушы асыл кыйммәтләребез сагында тора. Гаилә, әхлак тәрбиясе, дин – саннан санга күтәрелеп килгән темалар. Гәзитебездә атна саен дөнья күргән, “Динебез– ислам” бите – мөселман кардәшләребез өчен көтеп алган бүләк. Заманында бөек Тукайларыбызга гәзитләр терәк булган. Бүген дә алар халкыбызга бик кирәк. Интернет гәзитне алыштыра алмый. Зәвыклы телне, зәвыклы язмаларны ташка басылган гәзит-журналларда гына таба аласыз.
Бу очрашу араларыбызны тагын да якынайтыр, “Өмет”не алдырып укучылар бермә-бер артыр дигән өметкә калам. – Ихлас күңелдән әйтелгән бу сүзләремне дин кардәшләребез җылы кабул итте. Остабикәләр бер-бер артлы басып “Өмет”кә кагылышлы фикерләрен яңгыратты:
“Матди байлык хөкемлек иткән заманда яшибез. Сатып алган ул әйберләребез кайчак бер көнлек, бер атналык кына.
Ә “Өмет” – рухи байлык. Аңа бер язылсак, ярты ел буе ул рухыбызны баетып, киңәшче, ярдәмче, сердәш булып киләчәк. Әйдәгез, язылыйк “Өмет”кә...”
“Гәзитегезне гаилә белән сокланып укыйбыз. Кешеләрнең язмышларын язасыз, авыл кешеләренең язмаларын да матурлап бирәсез. Каян табасыз шундый матур телне? Зур рәхмәт сезгә”...
“Мал җыябыз. Мал очсызлана. Ә рухи байлык – мәңгелек. Туган телдә укымасак, “Өмет”не алмасак, рухи кыйммәтләребез югалачак бит. Тик менә “Өмет”нең атнага бер генә тапкыр килүе күңелне кыра. Аның каравы, күп битле булып килә ул”...
“Авыллар тарихын күбрәк языгыз. Авылыбызга илткән юлны кайчан тәртипкә китерерләр икән. М-12 трассасын төзибез дип, тәмам юлсыз калдырдылар”...
Әнә шулай җанлы әңгәмә әхлак темасыннан яшәеш мохитенә кереп китте. Нишлисең, әхлак та, дин дә, гаилә дә – безнең тормыш, бүгенге чынбарлыгыбыз, алар бер-берсе белән бәйләнгән.
Дин кешене әдәпле, әхлаклы булырга, әйткән сүзендә торырга өйрәтә. Сөйләшкәннәребез коры сүз булып кына калмады. Иң ахырда әлеге очрашуга махсус килгән почтальонканы уратып алып, дәррәү “Өмет”кә язылдылар.
Афәрин! Иманлы җанда өмет сүнми ул.