Гадәттә, Яңа ел өстәлендә “Оливье” салаты урын ала.
Быел бу салат Башкортстанда яшәүчеләрнең өстәлләрендә иң кыйммәтле ризык булачак, диләр. Чөнки салат продуктларына бәяләр ел эчендә 8,5 процентка арткан. Моны Росстат исәпләп чыгарган.
Алар 4 кешелек порция 553 сумга төшәчәк, диләр. Бу бәяне исәпләгәндә 400 г пешкән колбаса, 400 г маринадланган кыяр, 380 г яшел борчак, 200 г майонез, 4 йомырка, 400 г бәрәңге, 200 г кишер һәм 100 г суган хакы алынган.
Яңа ел табынына куела торган калган салатларга килгәндә, 4 кешелек гаилә өчен “Мимоза” бер ел эчендә 10,5 процентка кыйммәтләнгән һәм 277 сумга төшәчәк. “Селедка под шубой” 13,3 процентка арткан һәм хәзер 261 сум тора. “Столичный” гына артык тешләшми. Аның ингредиентлары нибары 3,4 процентка кыйммәтләнгән һәм 257 сумга төшә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, традицион Яңа ел ризыкларыннан барыннан да бигрәк кызыл икралы бутербродлар кыйммәткә чыгачак. Аның хакы 1,5 тапкырга диярлек артты.