Донорларны бүләкләделәр.
Кичә Уфада Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Русиянең Мактаулы донорларын бүләкләү тантанасы булды. Бүгенге көндә республиканың 13 меңнән артык кешесе мондый исемгә ия. Республика кан күчерү станциясенең баш табибы Рамил Хәмитов барлык донорларга рәхмәт белдерде һәм донорлар хәрәкәтенең мөһимлеген ассызыклады. Ул залдагы яшьләргә мөрәҗәгать итте һәм медицинада канның, аның компонентларының һәм сөяк миенең югары кыйммәте турында сөйләде.
Шулай ук чара кысаларында, СПИДка каршы көрәш атнасына багышланган "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында Донорлар һәм тантанада катнашучылар өчен "Кара канатлы ак фәрештә" спектаклен күрсәттеләр. Хәтерегезгә төшерәбез, «Русиянең Мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән 40 һәм аннан да күбрәк тапкыр кан тапшырган, ә плазманы 60 һәм аннан да күбрәк тапкыр тапшырган гражданнар бүләкләнә.