Уйланырга урын бар
25 ноябрь 2024, 15:19

“Мошенниклар һаман активлаша: сак булыгыз!”

Дип гел искәртеп тора да бит хокук сакчылары. Кызганыч, җәтмәгә эләгүләр дәвам итә.  

“Мошенниклар һаман активлаша: сак булыгыз!”“Мошенниклар һаман активлаша: сак булыгыз!”
“Мошенниклар һаман активлаша: сак булыгыз!”

Дип гел искәртеп тора да бит хокук сакчылары. Кызганыч, җәтмәгә эләгүләр дәвам итә.  

   Әлшәй районында яшәүче 56 яшьлек укытучыга, мәсәлән, бер ир шалтыратып, үзен “Мегафон” компаниясе хезмәткәре дип таныштыра һәм хатынның телефонындагы мобиль приложениенең искергән булуын хәбәр итә. Яңарту кирәк, янәсе.

   Җинаятьченең өйрәтеп торуы буенча ханым үз смартфонында экранны күрсәтү функциясен ача, шулай итеп, җинаятьчегә үзенең шәхси мәгълүматларына керергә мөмкинлек бирә. “Сезнең исемгә кредит алырга телиләр” дип “банктан” шалтырату килгәч, аңа “көзге” - гариза язарга киңәш итәләр. Ул шулай эшли дә.

   Нәтиҗәдә, мошенникларга 3,5 миллион сум кредит алып бирә...

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас