Нәрсә соң ул мәхәббәт?
Мәхәббәт ул ике кеше арасында туа торган хис дип әйтү бик гади тоела, бу сүзләр белән мәхәббәтнең чын мәгънәсен ачыкларлык аңлатма биреп булмыйдыр кебек.
Мәхәббәт бит бер дә гади халәт түгел, ул – кешенең бәхетле яки бәхетсез булуын, ялгыз яки парлы булуын да үз эченә ала төсле. Алай гына да түгел, мәхәббәт, дип, ике кеше арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне генә атасак та дөрес булып бетми. Мәхәббәткә әти-әнигә карата булган ярату хисе дә, туган җирең белән соклану мизгелләре дә керә, һәм, әйе, әлбәттә, хатын-кыз белән ир-ат арасында булган иң якты, иң матур хис-тойгыларны да шушы сүз үз эченә ала.
Ә үзен “мәхәббәтлемен” дигәнче кеше күпме тормыш баскычлары аша үтә икән? Мәхәббәт – ул зур бер халәт. Һәм аңа таба барганда беренче баскычлардан булып гашыйк булу хисе торадыр. Гашыйклык хисе, йөрәктән үткән кан тамырлары аша, язгы яфраклар бөреләреннән ярылып, агачка яңа сулыш биргән кебек, кеше яшәешенә яңа мәгънә өсти. Ул кеше гомерендә була торган иң саф, иң нәфис тойгыларның берседер. Гашыйк булып, күпме җан иясе акылдан язган бит. Димәк ул иң матур гына түгел, иң көчле һәм иң аяусыз тойгыларның берсе дә. Юлыңда яхшы кеше очрамаса, хәлең начар дигән сүз...
Ә үзегезнең беренче тапкыр гашыйк булуыгызны хәтерлисезме?
...Язның беренче җылы көннәре. Кояш шулкадәр иркәләп нурларын чәчә. Шул нурлар күкрәк аша үтеп, бөтен галәмгә җан җылысын тарата төсле. Бер караштан, бер күрешүдән түгел, бер уйдан канат ярып, очып китәрдәй булып йөрисең. Аңа бит йөрәгең, күңелең генә гашыйк түгел, эчке дөньяңның һәрбер күзәнәге гашыйк. Ә төннәрен? Уйланып, йокысыз чыккан төннәр –иксез-чиксез. Әммә ул иң яшерен, иң кадерле төннәр. Йолдызлар яктырак, ай кул белән тотып, кочы алырлык якынлыкта, әйтерсең, шул төннәрдә бөтен караңгылык, яктылыкка омтыла... Искиткеч рәхәт мизгелләр...
Ә мәхәббәт ул гашыйк булу гына түгел. Бер кеше икенче кешегә "яратам" дип әйткә икән, димәк ул җир йөзендә үзенең тугандаш җанын тапкан, димәк шул сүзне әйтерлек дәрәҗәдә икән, ул үзенең язмышын эзләвен туктата һәм киләчәк тормышын мәхәббәтле булып, яратып, яратылып яшәргә әзерлеген һәм ризалыгын аңлата.
Их, чыннан да шулай җиңелгенә булса икән! Әмма тормыш бит ул! Тормыш булгач, бар да була. Мәхәббәт ничек канатландырса, шулай тиз аяктан егарга да сәләтле, гайрәтле, көчле.
"Яратам", дип әйткәнсең икән, аның һәр хәрефе, авазы акланырга тиеш була инде.
Мин менә гашыйк булуым белән, илһам иленә дә ия булдым. Мәхәббәтем миңа шигырь юллары аша хисләремне аңлату мөмкинлеге бүләк итте.
Яратуның да төрле чаклары, төрле чорлары була бит. Сагынганда бертөрле юллар туа:
Яратулар сине җиңел түгел,
Җиңел түгел сине көтүләр.
Язлар инде кышка алышынды,
Газаптыр бу сине сөюләр.
Сабырларны алтын көтә, диләр.
Күпме кирәк икән түзәргә?
Сагышларны күкрәгемә кочып,
Озакмы соң тилмереп көтәргә?
Юксынудан туңган йөрәгемне,
Төрсәң, әгәр, кайнар хисләргә.
Айлар түгел, еллар дәвамында,
Әзермен мин сине көтәргә...
Кайвакытта шундыйлары да туа:
Канат кагып, очып барыр идем,
Сынык канат көчсез иңемдә.
Мендәремне кочып елар идем,
Парсыз мендәр, минсез, идәндә.
Кара урман көндәш хәзер миңа,
Адаштырдың айлы төннәрдә.
Җилгә кушып, мине онытмаска,
Кулым суздым, синсез көннәргә.
Ялгышым син, иң зур үкенечем.
Көндә каргыйм тәүге мизгелне,
Күзне-күзгә төбәп серләшкәндә
Күрмәгәнмен китек көзгеңне.
**
Кырау төшкән синең күңелеңә...
Яшен яшьни көтеп сәгатен.
Йөрәгемнең ярылганын күреп,
Җилләр куа еллар гадәтен.
Киләчәккә каршы торган хыял,
Ватык көзге сыман коела.
Кыйпылчыгы җанны яралады,
Кылыч сыман кискен тоела.
Җилкендереп усал давылларны,
Ерып чыккач көрт-көрт карларны,
Көтеп алган бәхетеңне тапкач,
Ник качасың, онытып антыңны?
Югалтуны күрә алмадың син,
Югалырга кылдың карарны.
Хәтирәләр булып,уелып калып,
Син мәнгегә хәбәрсез югалганы.
Мәхәббәтне бары тик хис, тойгы дип әйтеп булмый. Мәхәббәт өчен кешеләр гомерләрен корбан итә, мәхәббәт көч бирә, дәрт өсти, ышандыра, елата, кайгырта, үкендерә, ярсыта, шатландыра, балкыта, мәхәббәт – ул яшәешнең үзе дисәм дә ялгышмам.
Мәхәббәт бер мизгел күренеше түгел, ул Адәм баласына Ходай тарафыннан бирелгән иң зур бүләк!
Айгөл Рамазанова. УФТУ студенты.