Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 ноябрь , 12:17

Корпоратив үткәрә торган вакыт түгел

Бу фикер белән килешәсезме?

m.5-tv.ru
m.5-tv.ru

Яңа елга айдан артык кына вакыт калып бара. Элек, без бәләкәй чакта, бу бәйрәмгә ике атна кала, күп дигәндә, декабрь җиткәч кенә әзерләнә башлыйлар иде. Хәзер аңа әзерлек вакыты елдан-ел озыная бара. Башта ул ноябрьгә күчте. Быел инде октябрьдә үк кайсыбер кибетләрдә чыршыларны һәм яңа ел аксессуарларын киштәләргә чыгарып тезделәр.

Мәктәпләрдә беренче чирек тәмамланып өлгермәде, мессенджерларда ата-аналар чатларында “балаларны Яңа ел тамашасына кая алып барабыз, әйдәгез, тизрәк хәл итик, югыйсә, урыннар калмаячак, хаклар да артачак, калганнар инде бүген үк “бронировать итә” дип яза башладылар. Көзге яфраклар әле коелып та бетмәгән вакытта Яңа ел турында уйлау бераз сәеррәк тә тоелды. Эт чаба дип, бет чаба – тиз арада бу мәсьәләне хәл итеп, акчаларны күчереп тә куярга туры килде. Һәм бу эшне бик вакытлы башкарганыбыз билгеле булды, чөнки без сайлаган тамашага “очсызрак һәм буш даталар” бер кул бармаклары белән генә санарлык калган иде.

Күп тә үтмәде, Яңа ел темасы хөкүмәттә дә күтәрелде. 5 ноябрьдә оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бәйрәмгә әзерләнә башларга кушты. Яңа ел гаиләләр өчен чын бәйрәм булып калырга, балалар күңел ачарга тиеш, диде ул. Аның әйтүенчә, “утренниклар” оештырырга, чыршылар янында боз шәһәрчекләре төзергә кирәк. Әмма боз шәһәрчекләрен, былтыргы кебек, Яңа ел алдыннан гына түгел, ә үз вакытында эшләргә кирәк, тоткарлыкның бердәнбер нигезле сәбәбе җылы һава торышы гына булырга мөмкин дип кисәтте төбәк җитәкчесе.

Дөньяда нинди генә хәлләр барса да, балалар өчен чын бәйрәм булдыру зарур дип исәпли республика җитәкчесе. Ул бу фикерен елдан-ел кабатлап килә. Әйткәндәй, быел мәктәп укучылары өчен республика чыршысы 25 декабрьдә Уфада узачак. Аңа уку алдынгылары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, хәрбиләрнең һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның балалары, аз керемле күп балалы гаиләләрдән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырыла. Республика чыршысына барлыгы мең бала киләчәк. Яңа ел тамашасын ике чакырылышта оештырырга уйлыйлар.

Моннан тыш, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дә, гадәттәгечә, Яңа ел иртәләре узачак, ә кышкы каникулларда муниципалитетларда гаилә уеннары оештырылачак. Мәдәният министры вазифаларын башкаручы Әминә Шәфыйкова сүзләренчә, 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр республиканың мәдәният учреждениеләре 28 мең чара үткәрергә планлаштыра. Аларда 1,93 миллион кеше катнашыр дип көтелә. 700гә якын Яңа ел тамашалары күрсәтеләчәк. Алар 200 меңгә якын кешегә исәпләнгән, шуларның 20 меңе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен каралган.

Ә менә түрәләрне артык иркенәеп китмәскә – бәйрәм корпоративлары оештырмаска кушты Радий Фәрит улы. Гомумән, Башкортстанда 2025нче елны фейерверкларсыз гына каршы алачакбыз, диде ул.

“Махсус хәрби операция бару сәбәпле, кирәгеннән артык әйберләрне эшләмәячәкбез. Корпоративларны яхшы вакытларга калдырабыз,  фейерверкларны да кичектерәбез”, – диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: