Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 ноябрь , 12:29

Артистларның яңа ел гонорарын кыскартмакчылар

Югыйсә, аппетитлары зурая башлаган, ди...

hotcreditka.ru
hotcreditka.ru

Соңгы вакытта илдә Яңа елны зурдан купмый үткәрү кирәклеге турында фикерләр яңгырый башлады. Югыйсә, махсус хәрби операция һәм аннан да алда коронавирус башланганчы, зур предприятие-оешмаларда, билгеле артистларны чакырып, Яңа елны зурлап үткәрү модага әйләнгән иде. Бизнесменнар да артист чакыру ярышына дәррәү кушылган иде.

Сәяси вакыйгалар сәбәпле, соңгы чорды бу күренеш бераз тынып торды. Бәлки, бу хакта кычкырып йөрмәгәннәрдер генә. Ни дисәң дә, Яңа ел чорында артистлар эшсез тормады. Әмма быел аларга сорау бик арткан, дип хәбәр итә шоу-бизнеска якын кешеләр. Соравына күрә җавабы – йолдызлар да хакларын күтәргән, ди.

Бу хәл белән ил хөкүмәтендә дә кызыксынганнар. Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан артистларның гонорарлары күләмен чикләргә кирәк дип белдерде.

– Бүгенге көндә артистның бер сәгатьлек чыгышы өчен махсус хәрби операциядә катнашучының айлык хезмәтенә карганда күбрәк алуына юл куярга ярамый. Телевидение каналлары җитәкчелеген дә йолдызларның гонорарын яңадан карарга чакырам, – диде ул.

Аннары, артистларның чыгышлары өчен чыгымнарны бюджеттан түләүне чикләү турында да сүзләр куера. Моңа Shaman псевдонимы белән җырлаучы Ярослав Дроновның гонорары сәбәпче булды. Ул Ырынбурда шәһәр көнендә чыгыш ясаган өчен 16,6 миллион сум алган. Әлегә бу 2024 елда дәүләт исәбеннән түләнгән иң кыйммәтле чыгыш дип санала. Мурманскида шәһәр нигезләнүгә 86 ел тулу уңаеннан Григорий Лепсның да дәүләт исәбеннән 13,3 миллион сумга чыгыш ясавы билгеле булды. Бюджет хисабына мондый зур күләмдә гонорарлар түләнүе мәгълүм булгач, сәясәтчеләр ризасызлыкларын җиткерә башлады.

Вице-спикер Владислав Даванков җитәкчелегендәге “Яңа кешеләр” партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары артистларга дәүләт казнасыннан артык күп акча түләү мәсьәләсен закон белән хәл итәргә чакырды. Алар дәүләт һәм муниципаль бюджетлардан артистлар чыгышларына 1 миллион сумнан артык акча сарыф итүне тыя торган закон проектын парламентка кертте.

Бер концерт үткәрү өчен дистәләгән миллион сум акча сарыф итү максатка ярашлы түгел, диелә документка аңлатма язуында. “Мәсәлән, Русия субъектларының берсенең башкаласында муниципаль хакимият шәһәр көненә җырчы Ярослав Дронов катнашлыгында концерт уздыру өчен 16 миллион сумлык контракт төзегән. Олег Газмановның чыгышы башка бер төбәк бюджеты өчен 8,25 миллион сумга төшкән”, – ди закон проекты авторлары.

Алар әйтүенчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә танылган артистлар берничә миллион сумга чыгыш ясый. Закон проектында мондый хезмәтләрне сатып алу 1 миллион сумнан артык булмаска тиеш дип тәкъдим итә.

Былтыр Яңа елда ил буенча иң югары түләнә торган артистлар рейтингы башында Филипп Киркоров, Баста һәм “Руки вверх!” торган. Аларның чыгышларының бәясе 8-10 миллион сум булган. Полина Гагарина, Shaman, Анна Асти һәм “Звери” төркеме 6-8 миллион сумга чыгыш ясаган. Клава Кока һәм Владимир Пресняковның гонорарлары 3-4 миллион сумга бәяләнгән.

Русия продюсеры, күп кенә артистларның концерт директоры Тәбриз Шаһиди сүзләренчә, әле артистлар Яңа ел корпоративларына заказлар кабул итә, быел күрсәткечләр 2019 ел дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин. “Популяр артистларның күбесенең гонорары узган ел белән чагыштырганда 20-60 процентка артты. 2024 елның декабрендә уртача чек – 3тән 10 миллион сумга кадәр”, – ди концерт директоры.

Әйткәндәй, Тәбриз Шаһиди депутат Антропенконың тәкъдиме белән килешми. Ул артистларның гонорар күләме салымнарга йогынты ясавына игътибар итәргә чакыра: алар никадәр югары булса, дәүләт бюджетына шулкадәр күбрәк акча керәчәк, ди. “Мин шуны билгеләр идем, елга бер тапкыр бәйрәм итә торган компанияләр махсус хәрби операциягә күпкә сизелерлек ярдәм итә. Кече бизнесны тынычлыкта калдырыгыз инде”, – ди Шаһиди.

Аның сүзләренә карата, “бәлки, артистлар Яңа елга махсус хәрби операциядә булучылар янына барып җырларлар” диючеләр дә бар.

Бу мәсьәлә буенча озак бәхәсләшергә мөмкин. Әмма махсус хәрби операция барганда зур мәҗлес оештыру урынлымы соң? Аннары, бәйрәмне күңел өчен генә, гади һәм тыйнак итеп тә үткәрергә була бит. Ә бүген ул калганнардан калышмау, хәтта уздырып җибәрү ярышына әйләнде. Шунысы уйга сала...

Ә, гомумән, Яңа ел – ул гаилә бәйрәме...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: