Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 ноябрь , 12:45

Ни өчен тулган айга карарга ярамый диләр?

Ышанасызмы бу сүзләргә? Ә бит күпләребез “матур” да “матур” дип аһ килә, фотога төшерәбез, тулган айга карап хыялланып басып торабыз...

Ни өчен тулган айга карарга ярамый диләр?
Ни өчен тулган айга карарга ярамый диләр?

Зәңгәр күктән  серле нурлар сипкән тулы ай борынгы заманнардан ук кешеләргә тылсымлы тойгылар кичерергә мәҗбүр иткән. Шунысы да мәгълүм: җир йөзендәге кире күренешләрнең айның үзгәревенә бәйле булыуын да электән сиземләгәннәр, әммә ни өчен шулай икәнлеген берәү дә аңлата алмаган. Хәтта психиатрия өлкәсендәге галимнәр дә, клиник тикшеренүләргә сылтап, психик чирләрнең тулы ай чорында көчәюен раслый.

Бу күренешне өйрәнгән белгечләр шуны искәртә: тулган айга озак карап тору баш авыртуы барлыкка китерә, күз алды караңгылана һәм баш әйләнә. Тулы ай “лунатизм” чиренә дә китерергә мөмкин. Бу тойгылар эмоциональ яктан тотрыксыз кешеләргә хас.

Борынгылар тулы айга карамаска тырышкан, тәрәзәдән тулы ай яктыртканда юрган каплый торган булганнар, аеруча йоклап яткан балага тулы ай нурлары төшүен булдырмаска тырышканнар.

Фото: digital.wildberries.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: