Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 ноябрь , 12:02

Кандалалар булганмы, юкмы?

Кем хаклы икән: БДМУда кандалалар булганмы, әллә юкмы, сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Кандалалар булганмы, юкмы?
Кандалалар булганмы, юкмы?

Соңгы көннәрдә Уфа уку йортларының берсендә, атап әйткәндә, Башкорт дәүләт медицина университетында (БДМУ),  бу канэчкеч бөҗәкләрнең хәтта уку корпусларында булуы, студентларга уңайсызлык тудырулары хакында сүз күп йөрде. Бу хәл белән хәтта прокуратура шөгыльләнүе хакында да хәбәрләр булды.

   Менә, ниһаять, БДМУның матбугатыннан: “университет ел саен санитар-эпидемиягә каршы искәртү чаралары үткәрү өчен комплекслы хезмәт күрсәтүләргә килешү төзи”,- дигән хәбәр килеп иреште.

   “Әлеге контрактка ярашлы, университетның уку корпуслары һәм тулай тораклары биналарына дератизация һәм дезинсекция үткәрелә, шулай ук йомшак инвентарь һәм җирлек эшкәртелә,- дип хәбәр итәләр югары уку йортыннан. - 1-11 ноябрьдә чираттагы эшкәртүләр үтте. Әлеге вакытка университет администрациясе адресына биналарда канэчкеч бөҗәкләр булуы турында рәсми мөрәҗәгатьләр килмәде”.

   Кем хаклы икән: БДМУда кандалалар булганмы, әллә юкмы, сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

 Фото: infokam.su

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: