Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 ноябрь , 12:05

Көчексез дә, акчасыз да калган

Сатучыга акчагызны алдан күчермәгез! Товар кулга килеп кергәч кенә кәшилүкне ачарга кирәк.

Көчексез дә, акчасыз да калган
Көчексез дә, акчасыз да калган

Республикада яшәүчеләрне алдау очраклары артып тора. Юк кына нәрсәдә дә алдыйлар. Менә, мәсәлән, Нефтекама яшәүче  24 яшьлек яшь ханым, көчек алырга теләп, 8 мең сум акчасыннан колак каккан.

  Шәһәр полициясендә хәбәр итүләренчә, ханым бушлай белдерүләр сайтында көчек сатулары турында отышлы тәкъдим тапкан һәм сатучы белән элемтәгә кергән.

    Шалтыраткан.  “Алар көчекне ничек һәм кем китерәчәге турында килешкәннәр. Тик сатучы маэмай  бәясенең яртысын алдан түләвен  таләп иткән. Ханым күрсәтелгән исәпкә 8 мең сум күчергән. Әмма шуннан соң эт хуҗабикәсе белән элемтә өзелгән, ә сайттагы белдерүне блокировкага куйганнар”,  дип хәбәр итәләр Нефтекама полициясендә һәм сатучыга  алдан акча күчерергә ашыкмагыз дип кисәтәләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: