Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Вәлиевны соңгы юлга озаталар.
Әхмәт Хаҗи улы 1927 елның 15 августында республиканың Учалы районы Учалы авылында туган. 1944 елда 17 яшендә аны армиягә алалар. Алгы сызыкка отделение командиры булып эләгә, Япон фронтында сугыша. Маньчжурия һөҗүм операциясендә катнаша. Муданьцзян шәһәрчеген азат итү өчен барган сугышларда авыр яралана.
Яугир 1946 елда демобилизацияләнә. Колхозда, Караганда күмер шахтасында ташкүмер чыгара. Учалыга кайткач, 22 ел АТПДА йөк автомобиле йөртүчесе булып эшли. 3 нче дәрәҗә Дан ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен»медале белән бүләкләнгән.
Олы тормыш юлы узган каһарман ир-егетне соңгы юлга озатучы
туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.