Шушы көннәрдә интернетта бер видеоязма таралды. Анда үсмер кызлар, янәсе, шаяртып, Подмосковьедагы “Крокус Сити Холл”да кабат теракт оештырабыз диләр.
Видео “түгәрәк” форматында ниндидер Телеграм-каналның подписчикларына сәламләү рәвешендә төшерелгән. “Сейчас будем устраивать теракт. Классно!” – диләр блогер кызлар, концерт залының парковкасыннан атлап. Кадрларда урамда узып баручыларның бу кызларның җәнҗаллы сүзләренә игътибар итү-итмүве аермачык күренми.
Видео шаяртып төшерелгән булса да, моңа полиция игътибар иткән.
Күп тә үтми кызларны тоткарлаганнар. Алар, гафу үтенеп, видеоязма төшергән.
“Крокус Сити Холл”дагы терактны мыскыллаган кызның гаиләсе бу вакыйгадан хәбәрдар. Кызның үги әтисе баланың кечкенәдән тәртипсез булып үсүе турында сөйләгән. “Аның кемгә әвереләчәген без күз алдыбызга да китермәдек... Бу... коточкыч”, – дигән ата кеше һәм һәркем үзенең гамәлләре өчен җаваплы булырга тиеш, дип өстәгән. “Гаепле икән, тиешле җәзасын алсын”, – дигән ул.
Дәүләт Думасында кызларның гамәлен тәнкыйтьләгәннәр. “Шундый очракларда: амораль гына түгел, ә яхшылык һәм яманлык кысаларына чыккан кылыкларны тәнкыйтьләр өчен безгә закон кирәклегенә мин гаҗәпкә калам. Бу очракта әлеге блогершаларны урамда гади кешеләр танып, аларга карата үз мөнәсәбәтен белдерсә, мин ул гражданнарны хуплар идем”, – дигән Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Шолохов.
Миңа калса, шундый әхлаксыз видеолар төшерү терактта гомерләре өзелгән һәм коточкыч җәрәхәтләр алган ничәмә йөз кешедән көлү ул... Бик кызганыч, хайп дип, күпләрдә кешелек сыйфатлары югалып бара.
Чыганак: lenta.ru