Уйланырга урын бар
9 ноябрь 2024, 16:05

Күзлек

Бу мәкаләм тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше,  Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтуллин Әхмәт Әхмәт улы турында булыр. Нинди генә авырлыклар һәм югалтулар булмасын, сугышчылар арасында Кызыл армиянең җиңүенә ышаныч, солдатлар арасында дуслык, туганлык һәм башка төрле әхлакый сыйфатларны югары  дәрәҗәдә тотарга тырыша ул...

Без шундый зур тизлек заманында яшибез, дөнья шул чаклы тиз үзгәрүчән – алга-артка карасаң һушың китәрлек. Хәзер бит шулай, бүгенге яңалык иртәгәгә яңалык булмый, ул тиз искерә, чөнки иртәгәсенә икенче вакыйгалар туа. Ә без яшь чакларда кеше гомер буена тырышып бер өй бетерер иде, гомерлеккә дип машина алыр иде, “бер баладан калган киемне икенчесенә ярар!” дияләр иде.

Ә хәзер, ел саен булмаса да, машина алыштырабыз, үзебезнең илнеке ярамый, иномарка кирәк. Кием-салым турында әйтеп торасы юк инде. Кызым кайткан кунакка, өйгә кайтып керсәм, онык белән икесенә ишек төбендә 18 пар аяк киеме тора.

Бу мәкаләмне язар алдыннан шундый уйлар үтте башымнан: әгәр дә бу әйберне тизрәк язмасам, иртәгә аны укып аңлар кеше булмаячак. Кешеләр үлә, онытыла, аларны искә алырга вакыт юк.

Әле кайчан гына колхозлар һәм совхозлар бар иде. Илдә иң катлаулы вакытларда да колхозлар һәм совхозлар халыкның тамагын туйдырган, халык эш белән тәэмин ителгән. Шушы системада авыл тормышы гөрләп бара иде. Таң атса радиодан, телевизордан алдынгы сыер савучылар, трактористлар, комбайнчылар, тулаем хезмәт халкы турында  тапшырулар бара, гәзит-журналларда мәкаләләр чыгып тора иде. Һәр мизгелнең үзенең шатлыклы һәм бәхетле минутлары, алдынгы кешеләре, ис китәрлек вакыйгалары булган. Сугыш беткән, халык икмәккә туйган, шуннан ак икмәк барлыкка килгән, шуннан кием-салым, әз-мәз булса да җиһазлар, мотоцикл-машиналар... Барысы да әйбәт, барысы да яхшы!

Бу мәкаләм сугышка тиклем тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кеше, Әлшәй районының элекке “Правда” колхозы рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтуллин Әхмәт Әхмәт улы турында булыр.

Әхмәт ага 1920 елның 20 сентябрендә Әлшәй районы Никифар авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Ике яшендә ятим калгач, Әхмәтне бертуган  түтәсе һәм әтисе яклап карт әнисе карап үстерә. Ул еллардагы ачлык-ялангачлыкның бөтен михнәтләрен дә күреп үсә. Үзен белгәннән бирле авыл хуҗалыгында булган эшләрдә катнаша: җирен дә сөрә, тырмата, чәчә, урып-җыюда да  читтә калмый.

Илдә граҗданнар сугышы тынгач, халык тыныч тормыш төзи башлый. Авылларда комсомол оешмалары барлыкка килә, алар яңа тормыш төзүчеләрнең алгы рәтендә булалар. Крестьян хуҗалыкларына җир бүлеп биргәч, алар җирне эшкәртү, авыл хуҗалыгы машиналарын яхшырак файдалану, язгы кыр эшләрен үз вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгу ниятендә коммуналарга берләшәләр. Әмма иске тормыш хуҗалары да йоклап ятмый: төрле яклап коммунарларның эшләренә аяк чалалар, зыян салалар, орлык саклаган амбарларга ут төртәләр, малларны, атларны сафтан чыгаралар, халык арасында  коткы тараталар: “Кире элекке тормыш кайта икән, җирләрне хуҗаларына кире кайтаралар икән, кемнәр коммунага кергән аларны гафу итмәячәкләр, Герман килә икән!”,   – дигән имеш-мимешләр тараталар. Надан халык, кичтән коммунага берләшергә риза булып кайтып китә, ә иртәгәсен инде кире килеп коммунадан чыгаруларын сорый.

 Районнар бит 1935нче елларны барлыкка килгән, ә аңа кадәр авыл Советлары барлыкка килеп Усак-Кичү, Гәйнәямак, Кыргыз-Миякә һәм Никифар авыллары Уфа губерниясе, Бәләбәй өязе Гәйнәямак волостена кергән. Үзәге  Никифар авылында булган. Халык шул кадәр хәерчелектә яшәгән, хәтта Никифар авылыннан кешеләр Усак-Кичүгә барып авылның читәннәрен сүтеп ала торган булганнар (олы кешеләрнең сөйләве буенча).

Әхмәт Зиннәтуллин Никифар авыл мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1935 елны   Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә  һәм 1939 елны уңышлы тәмамлый. Техникумны тәмамлаганнан соң, аны Баймак районының Юлык авылында урнашкан авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Кызыл армия сафларына чакыру вакыты җиткәч, Әлшәй районына кайта һәм вакытлыча гына Әлшәй Җир комитетында эшләп тора.

Кызыл армия сафларына ул 1940 елны чакырылып, Бөек Ватан сугышы башлану белән  аның беренче көннәреннән алып катнаша. Фашистлар  Кырымга һәм Төньяк Кавказга омтылалар, аларны андагы нефть яткылыклары кызыксындыра. Шулай ук Беренче Украина фронтында сугыша. Сугышта ул лейтенант дәрәҗәсендә полкның комсомол секретаре вазифасын да үти. Нинди генә авырлыклар һәм югалтулар булмасын, сугышчылар арасында Кызыл армиянең җиңүенә ышаныч, солдатлар арасында дуслык, туганлык һәм башка төрле әхлакый сыйфатларны югары  дәрәҗәдә тотарга тырыша. “За героическую оборону Кавказа” медале белән бүләкләнә, шулай ук сугыштагы батырлыклары өчен “За победу над Германией (1941-1945)” медаленә лаек була.

Әхмәт Зиннәтуллин демобилизациядән соң 1946 елны туган якларга кайта. Яугирне комсомол райкомына инструктор итеп, ә соңрак ВЛКСМ- ның Әлшәй райкомының беренче секретаре итеп сайлап куялар. Бер үк вакытта ул 1950 елны Башкортстан өлкә партия мәктәбендә белемен камилләштерергә укырга керә һәм аны тәмамлау белән 1952 елны партиянең Мәчетле райкомына секретарь итеп җибәрелә, 1958 елның августында яңа оештырылган Йомагуҗа райкомына ІІ секретарь итеп тәкъдим ителә. 1959 елны  үз теләге белән  Әлшәй районының иң артта калган туган колхозы “Правда”ны җитәкли. Әлбәттә, бу вакытларда күзлек кигән кешеләр, бигрәк тә авыл җирендә, бик сирәк булгандыр инде. Халык аңа колхозга килү белән “Күзлек” дигән кушамат  тагып та куя. Юк, күзлек кигән өчен генә түгел, ә күп күргәне өчен дә. Күп күргәне һәм җитешсезлекләр яныннан тыныч кына үтеп китмәгәне өчен дә. Бу кушамат аңа гомерлеккә тагылган булып чыкты. Әле беркем дә уйламаган һәм белмәгән заманда ук ул аерым бер колхоз эчендә үзенчә үзгәртеп-корулар башлый. Бурычларга баткан колхоз, җидееллык планнарын уңышлы тәмамлап, 1963 елны үзенең бурычларын каплый. Әхмәт Әхмәтович эшне иң беренче колхозчылар арасында тәртип урнаштырудан башлый.  Һәр колхозчыдан хезмәт тәртибе, эшкә җитди караш, һәр эш өчен җаваплылык таләп итә. Тырышып эшләп, югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән колхозчылар эш хакына кушып өстәмә түләү ала башлыйлар, ә хезмәт тәртибен бозган өчен “Күзлек” бик каты таләп итә. “Күзлек”, әлбәттә, бик кырыс җитәкче булды, колхозчылар әйтүенчә, артыгы белән каты җитәкче иде. Баштагы мәлләрдә хезмәт тәртибен бозган, колхоз производствосына аяк чалырга маташкан кешеләрне хокук төзәтү урыннарына да җибәргән очраклар да булгалаган.

Беренчеләрдән булып ул колхозчыларның эш минимумыннан башлый. Колхозда әлдер-хөлдер, көн үтсенгә йөргән кешеләр коры эш хакы белән кала, ә кемнәр нормаларын үти һәм арттырып үтәүгә ирешә, аларга хезмәт хакына өстәмә түләүгә ирешә. Колхозда елдан-ел производство күрсәткечләре арта. Һәр тармактан, һәр гектардан күбрәк керем алырга тырышалар. Каты сортлы бодай, борчак Белоруссиядән яңа сортлы бәрәңге алып кайтып, орлыкчылык эшен җанландырып җибәрә, колхоз басуларында орлык суганы, вак суган һәм эре суган үстереп колхозга бик күп табыш керә. Колхозда дуңгызчылыкны бетереп, аның урынына эре мөгезле малларны симертүне оештыралар.  Ул эшләгән елларда унъеллык мәктәп, ике катлы колхоз идарәсе, ике катлы ашханә белән кунакханә, мәдәният йорты, тегермән һәм башка бик күп социаль объектлар төзелде, урамнарга асфальт җәелде.

Шулай итеп, ул 1985 елның февралендә пенсиягә киткәнче авыл хуҗалыгы  җитештерүенең алгы сызыгында атлый. Авыл хуҗалыгы культураларыннан мул уңыш җыеп алына, малларның продуктлылыгы арта, колхоз кассасында һәм банкларда төрле исәпләрдә колхозның 7 миллион 35 мең  акчасы җыела.

   Совет хөкүмәте һәм партия талантлы җитәкченең хезмәтләрен югары бәяләде. Ул ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены һәм “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде. “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Аның тагын бик күп медальләре, Мактау грамоталары бар.

Кеше ниләр генә күрми дә, ниләр генә кичерми? Бу язмам ике генә яшендә үк ятим калып, үз тырышлыгы белән укып, зур кеше булып, сугыш яланнары аша үтеп, исән-имин калып, бөтен гомерен авылдашлары, якташлары тормышына багышлап, аларга әз генә булса да тормышларын, яшәешләрен  җиңеләйтергә ярдәм итү нияте белән яшәгән һәм эшләгән, 25 ел рәттән башта артта калган, ә соңыннан республикадагы иң алдынгылар рәтенә чыккан “Правда” колхозы рәисе турында булды.

Колхозлар һәм совхозлар таралды, соңгы кадагына чаклы таратып, сатып бетерделәр. Иң кызганычы шул, гомерләре буена колхозда тырышып эшләп, иртә таңнан тракторда җир сөреп, колхоз басуларында мул уңыш үстереп, таң атмас борын колхоз фермаларында сыер савып, колхоз кассасына тиенләп акча туплаган агайлар һәм апалар гына буш кул белән торып калды. Колхоз байлыгы – ул коллектив байлыгы дигән сүз. Шулай булгач, аның һәр кирпече дә, кадагы да  шушы коллективта эшләгән һәм кара тирен түгеп шушы коллективның матди байлыгына зур өлеш керткән эшчәннәр, механизаторлар, малчылыкта эшләгән кешеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре кулында булырга тиеш  иде.

Фәнүз Шәгалиев,

авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, БР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас