Барлык яңалыклар

1247 мигрантны Башкортстаннан куып чыгарганнар

Мигрантларны озатучылар саны һәрвакыт бер кешегә күбрәк булырга тиеш, ди. Ни өчен? 

https://vk.com/ufsspporb
https://vk.com/ufsspporb

Башкортстанда суд приставлары  чит ил гражданнарын куып чыгару буенча рекорд куйган. Алар ел башыннан алып легаль булмаган 1247 мигрантны озаткан.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, бер көн эчендә берьюлы 33 легаль булмаган мигрантны озату очраклары да булган. Мигрантларга карата суд кабул иткән административ куып чыгаруның сәбәпләре төрле: ил территориясендә булу кагыйдәләрен бозу, теркәлүне үз вакытында озайтмау, хокукка каршы гамәлләр кылу һәм башкалар.

Русия суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча Баш идарәсенең махсус билгеләнеш бүлеге җитәкчесе Урал Хафизов әйтүенчә, мигрантларны озатып йөрүчеләр саны һәрвакыт бер кешегә күбрәк булырга тиеш, чөнки куып чыгарылучыларның һәркайсысын ныклы игътибарда тотарга кирәк.

– Шәхси әйберләрне тикшерү – иң мөһим моментларның берсе. Еш кына мигрантлар үзләре белән пычак, отвертка, лезвия кебек тыелган предметлар йөртә. Шулай ук куып чыгарылучылар илдән китмәс өчен үзләренә тән җәрәхәтләре ясарга яки качарга тырышкан очраклар да булды. Мондый хәлләргә юл куймаска кирәк”, – ди ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: