Барлык яңалыклар

Һәр бәйрәмнең – үз тарихы

XVII гасыр башында Русия өчен хәвефле чор башлана.

pnp.ru
pnp.ru

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге бәйрәмнең тарихы нәкъ бердәмлекнең зур көч икәнлеген дәлилли.

Ә тарих болай була: XVII гасыр башында Русия өчен хәвефле чор башлана. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар рус тәхетенә ия булырга омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта. Рус җирләре дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына ия булырга өметләнүче поляк гаскәрләре, ил эчендә бердәмлек булмаудан файдаланып, Мәскәү Кремлен үз кулларына төшерә. Үзләренең патшаларын тәхеткә мендерү теләге белән яналар. Шунда 1611 елның сентябрендә Түбәнге Новгородның земский старостасы, этник татар Кузьма Минин илне азат итү өчен ополчение – гаскәр төзергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Акча җыярга өнди. Хәрби ихтыяҗлар өчен үзе тәү башлап зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.

1612 елның гыйнварында ополчение Түбәнге Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга байтак кеше кушыла. 1612 елның 4 ноябрендә (иске календарь буенча 22 октябрьдә) 15 меңләп кешедән тупланган гаскәр Кремльне штурм белән яулап ала һәм полякларны Мәскәүдән куып чыгара.

Башкала азат ителгәннән соң Русиядә дәүләт хакимиятен торгызу, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700ләп кеше катнашында Олы җыен үткәрелә. Айдан артык фикерләшкәннән соң тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Федорович утыра.

Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр чины, Кузьма Мининга дворян чины бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.

Шулай итеп, әлеге җиңү төрле милләт, төрле катлам кешеләре бердәм булып күтәрелгәндә теләсә нинди дошманны җиңә алырлык зур көчкә әверелүен исбатлый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: