Барлык яңалыклар

Безнең көч – бердәмлектә

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел без аны 19нчы тапкыр билгелибез.

https://vk.com/wall-17532966_9482
https://vk.com/wall-17532966_9482

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Быел без аны 19нчы тапкыр билгелибез.

Дөресен әйтергә кирәк: тәүге мәлләрдә күпләр бу бәйрәмне өнәп тә, аның асылына төшенеп тә бетмәде. Аның Бөек Октябрь социалистик революциясен алмаштыруы да Советлар чоры балаларының күңеленә хуш килмәде булса кирәк. Хәтта ил президенты Владимир Путин үзе дә башта бу бәйрәмгә икеләнеп караган. Истәлекле көннәр болай да күп, монысын булдыру кирәкме икән соң дип уйланган ул. “Бераздан бу бәйрәмнең үткәннәргә бәя бирер өчен кирәклеген аңладым. Әгәр тарихка күз салсак, шуңа инанабыз: без бердәм булганда зур җиңүләргә ирешкәнбез, ә таркау булган чакта фаҗигаләр, миллионлаган гражданнарыбызга газаплар кичерергә туры килгән, ялган кыйммәтләр һәм гомумдәүләт бәласе белән очрашканбыз”, – ди ил башлыгы. Шуңа бу бәйрәм, күптөрле булсак та, үзебезне бердәм халык икәнлегебезне аңлау өчен кирәк, дип исәпли ул. Чөнки әлеге бәйрәмнең тарихы нәкъ бердәмлекнең зур көч икәнлеген дәлилли.

Аннан соң да бердәмлекнең җиңелмәс көч икәнлеген күп вакыйгалар дәлилли. Моның соңгы ачык мисалы Бөек Ватан сугышы булды. СССР чорында да төрле милләт кешеләре бергә тупланып, бер зур гаилә булып яшәде.

Русия кебек зур ил халкының үзара дус һәм тату яшәвенә көнләшеп караучылар аз булмаган. “Кара уй” белән янучылар Уинстон Черчилльнең “Русияне көч белән җиңеп булмый, әмма аны эчтән җимерергә мөмкин” дигән сүзләрен девиз итеп ала һәм шул юнәлештә эш алып бара.

Ни кызганыч, “тимер пәрдәләр” ачылып, Көнбатыш һәм океан арты дәүләтләренең йогынтысы безнең тарафка ныграк үтеп кергән саен илдә таркаулык тамыр җәя башлады. Ә үз фикерендә ныклы тормаган халыкка ялган һәм чит идеяләрне тагу озак түгел. Әгәр СССР сакланып, әле дә бер йодрыктай яшәсәк, бәлки, бүген Украина белән конфликт та килеп тумас иде. СССР дәүләте ил эчендә фашизм идеяләре таралуга юл куймас иде, мөгаен...

Әмма, ни кызганыч, бүген безгә янә нацизмга каршы көрәшергә туры килә. Һәм махсус хәрби операция тагын бер тапкыр бердәмлекнең иң зур көч икәнлеген раслый. Татар, башкорт, рус, мари, чуваш һәм башка милләт кешеләре уртак җиңү хакына берләшүе – зур көч. Һәм бөтен Көнбатыш безнең әнә шул бердәмлектән курка. Моны тарих бер генә дәлилләмәде. Ә безгә үз тарихыбыздан оялырга кирәкми. Үткәндәге вакыйгаларның безне берләштерә, төрле милләт вәкилләрен бер идеяга туплый торганнарын буыннан буынга тапшырырга кирәктер.

Ә шулай да бу вакытта күңел Октябрь бәйрәмен дә көтә. Бөек Октябрь социалистик революциясен кайсыберәүләр халык хәтереннән җуеп ташларга теләсәләр дә, күпме буын өчен ул канга сеңгән бәйрәмгә әверелде. Чөнки аның идеологиясе көчле иде. Аның нигезендә тигезлек һәм бердәмлек ята иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: