Русия халыкларының бердәмлеге көне алдыннан татар яшьләре көннәре кысаларында “ Милләт киләчәге” форумы үтте. Анда 40лап районнан вәкилләр, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, дәүләт органнары вәкилләре, журналистлар, блогерлар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашты. Форум Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Грантлары фонды ярдәмендә үткәрелде. Форум республика Башлыгы Радий Хәбировның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда билгеләнгән стратегик юнәлеш рухындагы эшләрнең берсе булды.
“Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы бу көнне милли киемле яшьләр белән бизәлгән иде, очрашу, күрешү, аралашудан башланган форум алга таба да бик оешкан төстә үтте.
Мәртәбәле кунаклар Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутатлары Гөлнур Колсарина, Әлфит Нигъмәтҗанов, Заһир Хәкимовлар, республика Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәлеге киңәшчесе Рөстәм Баимов, республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров, республиканың Контроль-хисап палатасы аппараты җитәкчесе Марат Сабитовларның катнашуы һәм чыгыш ясавы чараның статусын күтәрде.
Айгөл Фәтхетдинова модераторлык иткән делегатларның яшьләр оешмалары белән очрашуы һәм спикерларның чыгышы тыңлаучыларның күңел офыкларын киңәйтте, алар эшләгәннәрнең әһәмиятен аңларга, уртак тәҗрибә уртаклашуга, киләчәккә өмет-планнар тууга этәргеч бирде. Сугыш хәрәкәтләре инвалидларының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әлфит Нигъмәтҗановның чыгышы патриотик хисләрнең көндәлек эшләрдә күренүе, яшьләрнең ил терәге булуы хакындагы фикерләре зур игътибар белән кабул ителде. Ул: ”Бары туган тел һәм ана сөте белән генә Ватанга, мәдәнияткә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт һәм сөю салына, шулар бездә күпмилләтле Русиянең бердәмлеге тойгысы һәм туган илгә бирелгәнлек тәрбияли”, – диде. Яшьләрнең җәмгыятьтәге роле, аларның дәрт-энергиясен иҗтимагый активлыкка ылыктыру кебек мөһим мәсьәләләрне Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Газизова сөйләде. Татарстан һәм Мәскәү татар яшьләре эшләре хакындагы Райнур Хәсәнов һәм Альбина Рысаеваларның чыгышлары зур кызыксыну уятты. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч Ләйсән Рабаданованың чыгышы башкорт һәм татар яшьләренең уртак эшләренә, хезмәттәшлеккә багышланды.
Яшьләрне хөрмәт итеп, аларга зур ышанычлар баглап килгән җәмәгать оешмаларының җитәкчеләре чыгышы да катнашучыларда зур кызыксыну белән тыңланды.
Тормышта үз урыннарын табып, җирдә нык басып торучы актив тормыш позицияле яшьләр белән очрашу тагын да җанлырак, хислерәк үтте.
Түгәрәк өстәлләрдәге активлык та бик яшьләрчә булды.
Күп мәсьәләләр каралган форумда кызыклы идеяләр, фикерләр яңгырады, сүзләр әйтелде. Мәсәлән, рухлы яшьләр милләт яшәтер, яшьләр җир җимертеп эшләсә, милләт алга барыр. Шәһәр мохитендә татар булып калуның актуальлеге, төрле проектларда катнашу, грантларга ия булу кирәклегенә басым ясалды. “Тел, гореф-гадәт, дин, милли кием – милләтнең алтын баганалары”, – дип әйтеп калдырган бөек Ш. Мәрҗани сүзләрендә зур хакыйкать бар.
Гөлназ Мөхәммәдиева, Дамира Сәетова, Айнур Баянов, Гөлназ Биктимерова һәм Линат Гәрәевлар башкарган дәртле җырлар форумга күтәренке рух һәм дәрт өстәделәр.
Форумның кульминациясе – ул Башкортстан республикасы татар яшьләре берлеге ветераннары белән очрашу. Зәлия Ахунова, Земфира Суфиярова, Зәлидә Галимова, Ләйсән Сәфиуллина, Идрис Кәлимуллиннар... Истәлекләр, эшләнгән зур-зур инициативалар: яшьләр гәзите “Өмет”не тергезү, “Тулпар” журналы барлыкка килү, “Нур” театры төзелешендә кирпеч ташулар, “Шәрык” (“Роксана”) радиосын ачулар, “Болгарга сәяхәт”ләрне башлап оештыру, мәктәпләрдә татар сыйныфлары булдыру һәм башкалар.
90нчы елларда башланган Яңарышның алгы сафында яшьләр булган. Яшьлек пассионарлыгы һәм максимализмы белән эшләнгән күпме эшләр Башкортстан татарлары тарихына алтын хәрефләр белән язылып калган. Үткәндәге данлы эшләр киләчәккә дәрт-дәрман биреп торачак һәм шул шифалы традицияләрне яңартуга нигез булачак. Димәк, шундый эшләрне заман таләпләре биеклегенә күтәрергә – яңа шартларда дәвам итәсе һәм яшьләрнең бу мөкатдәс эшләренә фатыйха бирәсе генә кала... Тукайчарак әйтсәк:
Әйдә, халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә...
Һәм, әлбәттә, инде безгә бердәм булырга кирәк. Русия Федерациясе дигән күпмилләтле илнең киләчәге бары тик анда үз тарихи җирләрендә гомер итүче халыклар бәхетле яшәгәндә, бердәм булганда гына якты булчак. Бердәм булсак – без көчле.
Благовар районыннан килгән Гөлназ Вәлимөхәммәтова: “Миңа бар да ошады: чыгышлар да, аралашулар да, концерт та. Иптәшләремә сөйләдем, нигә безгә дә әйтмәдең дип, шелтәләп тә алдылар. Әле дә үземне форумда итеп тоям, рәхмәт оештыручыларга!”
Салават районыннан Ализа Гыймаева: “Беренче тапкыр күп күренекле кешеләрне бер вакытта күрүемә бик шатландым! Быел ике тапкыр форумда булуыма бик тә куанып бетә алмыйм. Ул миңа гомергә җитәрлек дәрт өстәде!
Бу форум миндә халык өчен, татар теле, татар киләчәге өчен эшләү теләге уятты. Озын сүзнең кыскасы: бик ошады бу форум, миннән дә бәхетле кеше юктыр!”
Рәүф ИДРИСОВ.