Башкортстанның билгеле спортчысы, кышкы Паралимпия уеннарының дүрт тапкыр чемпионы Ирек Зарипов кул белән идарә итүгә өйрәтү буенча автомәктәпләр ачарга тәкъдим итә.
– Махсус операция ветераннарына кул белән йөртелә торган махсус автомобильләр бирелә. Әмма республикада инвалидны кул белән идарә ителүче автомобильләр белән эш итәргә өйрәтә алырлык бер генә мәктәп тә юк, – ди Ирек Зарипов. – Бер шәхси мәктәп бар. Киләсе елга төбәкләргә күпсанлы автомобильләр җибәреләчәк, ә без аларга бер генә ветеранны да утырта алмаячакбыз. Чөнки алар кул белән идарә ителә торган. Әйтик, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшырган, ди. Ә машина йөртүне кайда тапшырырга: Чиләбегә, Ырынбурга барыргамы? Бу ничектер дөрес түгел. Уфада шундый дәүләт автомәктәбен булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Бу тәкъдимне спортчы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Башкортстанда инвалидларга уңайлы мохит булдыру, социаль ярдәм күрсәтү темасына багышланган түгәрәк өстәлендә яңгыратты. Модератор Салават Харрасов мәсьәләне түгәрәк өстәл резолюциясенә кертергә тәкъдим итте.