Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров гадәти булмаган очрашу турында сөйләгән. Ул дин әһеле – Киприан атакай белән очрашкан.
“Монах булып киткәнче Валерий Анатольевич Бурков Совет Армиясендә хезмәт итә, Әфганстандагы вакыйгаларда катнаша. Каты яралана һәм ике аяксыз кала. Әмма ул бирешми, хезмәтен дәвам итә. 1991 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 59 яшендә ул Аллаһы ТӘгаләгә хезмәт итә башлый, - дип яза Радий Хәбиров үзенең Телеграм-каналында. – Ул гомере буе кайнар нокталарда яраланып кайтучыларга ярдәм итә. Әлеге вакытта ул Башкортстанда, махсус хәрби операциядән яраланып кайтканнар белән очраша, аларга тормышларының иң авыр мәлен үтәргә ярдәм итә”...
Башкортстан Башлыгы Киприан атакайга хезмәте өчен рәхмәт әйткән. “Минем тынгысыз эшемдә шундый яхшы кешеләр белән очрашырга мөмкинлек бар”, - дигән ул.
Чыганак: Башинформ.