Вакыйгалар июнь аенда башланган. Туймазы районының
Дуслык, Собхангол, Нуркей, Тимер, Түбәнкүл авылларында яшәүче халык яман искә зарлана башлый. Сентябрь аенда бу биш авылда чын гарасат башлана: аларга чебеннәр һөҗүм итә. “Кибетләрдә дихлофос җиткерерлек түгел”, - диләр урындагы эшкуарлар.
15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр Роспотребнадзорга 55 шалтырату булган. Бу хәл республика башлыгына кадәр барып җиткән. Хәлләргә ачыклык кертү өчен Туймазыга Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов, БР буенча ветеринар һәм фитосанитар надзор буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Руслан Байкеев, ветеринария буенча Башкортстан Республикасының дәүләт комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Азат Җиһаншин һәм Роспотребнадзор вәкилләре киңәшмәгә килде. Киңәшмәдә, шулай ук каза күргән авыл биләмәләренең хакимият башлыклары, район депутатлары, барча ведомство вәкилләре катнашты.
Бөтен зарланулар да Туймазы районы территориясендә урнашкан кошчылык фабрикасына барып тоташа. Башка елларда да тирес түккән вакытта бу авылларга яман ис таралган, әмма ул озак тормаган. Быел исә явым-төшем күп булуы сәбәпле, көз айларының җылы килүе экологик проблема тудыруга этәргеч биргән.
Чарага "Турбаслинский бройлер" һәм “Черкизово” төркеме вәкилләре, күзәтчелек ведомствосы вәкилләре дә килгән иде. Бу авыллар тирәсендә “Черкизово” төркеменең бүлендек компаниясе – “Турбаслинский бройлер” кошчылык фабрикасы үз эшен алып бара. Елына 1 млн 600 мең кош үстергән фабрика бюджетка саллы гына салым түли, халыкны эш белән тәэмин итә. Әмма бүгенге технология алга киткән заманда тавык тиресен урындагы халыкка зыян китерми генә дә юкка чыгарып булыр иде.
Туймазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Радик Вәлиев сүзләренчә, фабрикадагы тизәк басуларга чыгарып ташланмый, ә махсус складларда җыела һәм черетү процессына дучар ителә. Алга таба аерым бер график һәм маршрут буенча чыгарып үтильләштерелә. Өстәвенә, агымдагы елда районда һава пробасы алынган һәм тикшерелгән. Нәтиҗәдә, нормадан тайпылулар ачыкланмаган.
Туймазы шәһәре башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин белдерүенчә, чынлап та, һавада булган зарарлы элементлар концентрациясе - нормада. Ис һәм чебеннәр һөҗүменең төп сәбәбе - яңгырлы җәй һәм җылы көз. Өстәвенә, җил бу исне якында урнашкан авылларга тарата.
“Черкизово” төркеме вәкиле белдерүенчә, фабрика 95 кешегә эш урыны бирә, а производство территориясендә елына 22 мең тонна ит җитештерә. Эш нәтиҗәсендә чыккан ис производствода һәрвакыт булган һәм булачак. Ләкин быел алмашынучан һава торышы аркасында ис аеруча нык таралган булган. Бу хәл буенча компаниядә эчке тикшерү үткәрелә. Ул үзенең чыгышында халыктан гафу үтенде.
"Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Руслан Байкеев ассызыклавынча, “Черкизово” төркеме эшчәнлеге юридик кысаларда алып барыла. Халыктан килгән 25 претензия нәтиҗәсендә тикшерүләр үткәрелгән һәм компаниягә кисәтү эшләнгән.
Утырыш нәтиҗәсендә “Черкизово” төркемендә Туймазы районы хакимияте һәм халкы белән турыдан-туры аралашыр өчен эшче төркем булдыру хакында килештеләр. Шулай ук халыкны предприятиедән ис таралу белән бәйле башкарыла торган эшләр турында кисәтү механизмын булдыру турында килештеләр.
Автор фотосурәте.