Уфада Башкортстанның төп символы булган Салават Юлаев һәйкәлен реставрациягә әзерлиләр. Сосланбек Тавасиев 1967 елда тудырган бу 40 тоннага якын авырлыктагы монумент 10 метр биеклектәге чуен атка атланган җайдак статуясыннан гыйбарәт. Реставрация проекты ике тарихи-мәдәни экспертизаны үткән һәм әлеге вакытта Баш дәүләт экспертизада бәяләмә үтә.
Эксперт комиссиясе составына эксперт комиссиясе рәисе – Дарья Зайцева, эксперт комиссиясенең җаваплы сәркатибе – Александр Быков һәм эксперт комиссиясе әгъзасы Алексей Хорликов керде. Аларның барысы да мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча дәүләт экспертизасын төзүдә зур тәҗрибәгә ия.
Һәйкәлне реставрацияләү эшләре быел ноябрьдә башланачак, алар башкала бюджеты исәбенә финансланачак: бу максатларга барлыгы 300 миллион сумнан артык чыганаклар бүлү планлаштырыла.
Һәйкәл – аварияле хәлдә
Санкт-Петербургның “С.П. Бург һәм партнерлар” җәмгыяте хезмәткәрләре үткәргән экспертизадан күренгәнчә, монумент авария хәлендә һәм җентекле реставрациягә мохтаҗ. Скульптурада коелган элементларның аерылган урыннары бар, нәтиҗәдә ярыклар хасил булган һәм металл коррозиягә дучар булган. Постаментның үзендә ярылган плитәләр, сынып төшкән фрагментлар бар, кыршылган урыннары да шактый күп.
Шулай итеп, атка атланган җайдак скульптурасы үзе генә түгел, ә һәйкәл урнашкан пьедестал да, ел саен елгага табан хәрәкәт иткән курган да ремонтка мохтаҗ. Ремонтны озакка сузу һәйкәлнең җимерелеп төшүе белән куркыныч.
Нәрсәләр эшләнәчәк?
Җигүлекнең югалган элементы – тимердән коелган геометрик бизәкле күкрәкчә – торгызылачак. Бу һәйкәлгә аның тарихи тәңгәллеген кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук 2005 елда үзгәртелгән яшькелт төсен аның тарихи куе соры төсенә кайтару планлаштырыла. Һәйкәлнең күтәрү сәләтен торгызу өчен авария хәлендә булган эчке металл каркасы алмаштырылачак. Постаментны зурлыгы, формасы һәм фактурасы буенча тәңгәл кара ялтыратылган гранит блоклары белән тышлаячаклар. Шулай ук проект курганның беренчел формасын һәм габаритларын торгызуны һәм аны көчәйтүне күзаллый.
Һәйкәлне төшерергә кирәк
Экспертлар бертавыштан скульптураны постаменттан алу һәм махсус әзерләнгән һәм җиһазландырылган бинада реставрацияләү кирәклеген раслый. Бу һәйкәлнең эчке терәк каркасын алыштыру белән бәйле.
–Һәйкәл берничә конструктив үзенчәлектән тора. Тышы 60тан артык өлештән тора. Эчендә – аны күтәреп торучы каркас. Экспертиза эчке каркасны алмаштыру кирәклеген раслый, шуңа күрә һәйкәлне сүтү таләп ителә. Скульптураны постаменттан төшермичә моны эшләп булмый, – дип сөйләде БР Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Мөслимов. - Скульптура куелган пьедесталның үзен дә ремонтларга кирәк. Аның эчендәге бетонның техник торышы канәгатьләнерлек түгел.
40 тонна авырлыктагы һәйкәлне, демонтаж ясамыйча, ремонтлау куркыныч. Моннан тыш, һәйкәл урнашкан курганның үзен тәртипкә китерү планлаштырыла, ә аның өстендә һәйкәл торганда эшләрне тиешле дәрәҗәдә башкару мөмкин булмаячак.
Нәкъ шундый реставрация булырга тиеш дип аңлаткан хәлдә дә республика халкында һәйкәлне урында ремонтлап булмыймыни, нигә аны мотлак рәвештә цехка алып китәргә кирәк дигән сораулар туган.
Булмый икән шул, дуслар. Ничәмә-ничә экспертизалар нигезендә әллә күпме белгеч нәкъ шундый фикергә килгән.
ФИКЕР
Юлдаш Йосыпов, Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты рәисе: "Без республика халкының борчылуларын тулысынча уртаклашабыз. Әмма без шулай ук һәйкәлнең торышы өчен дә шөбһәләнәбез. Аңа реставрация кирәклегенә бернинди шик юк. Һәм бу очракта без чыннан да тәҗрибәле реставраторларга таянырга тиеш. Һәм, әлбәттә инде, бу тулысынча ачык вакыйга булырга тиеш, бу безнең позиция. Һәм бу очракта без башкортлар Корылтаеның күзәтү Советында катнашуын көчәйтүгә ирешәбез. Без аны реконструкцияләү процессын төгәлрәк күзәтәчәкбез. Экспертлар һәйкәлне төшерергә кирәк дип аңлаттылар, чөнки постамент та, һәйкәл үзе дә тибрәлә. Алдагы елларда аның җимерелү куркынычы бар. Әлбәттә, без милли символыбызны шундый куркыныч астына куя алмыйбыз, һәм бу очракта аны реконструкцияләү мәҗбүри".