Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
25 октябрь 2024, 12:00

Кибеттә ак май калмый, диләр...

Атланмай дефицитка әйләнә диюләре әллә дөресме?

kachestvorb.ru
kachestvorb.ru

Соңгы вакытта Уфа кибетләрендә ак май бетә башлаган икән, шуңа аны кырып-себереп сатып алалар икән дигән хәбәрләр таралды.

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу хәлгә карата аңлатма бирде һәм имеш-мимеш сүзләр дөреслеккә туры килми дип белдерде. Әйтүләренчә, ведомство хезмәткәрләре башкаланың берничә сәүдә ноктасында булганнар һәм аларда атланмай җитәрлек икәнлеген үз күзләре белән күргәннәр.

“Ассортимент киң. Башкортстан юкка гына сөт төбәге исемен йөртми, ә безнең май – чын, экологик чиста продукт синонимына әверелгән бренд”, – диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда Башкортстанда 5 мең 240 тонна атланмай җитештерелгән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Мондый тенденция берничә ел дәвамында күзәтелә. 2024 елда да үсеш булачак, 8 ай нәтиҗәләре буенча республикада 3,7 мең тонна атланмай җитештерелгән.

– Бүген Башкортстанда ак майны эре сөт комбинатлары да, безнең күпсанлы авыл хуҗалыгы кооперативлары да җитештерә, – ди аграр ведомствосы башлыгы Илшат Фазрахманов. – Тәү чиратта сыйфатка басым ясала. Базардагы ихтыяҗга бәйле рәвештә, әле җитештерү куәтләренең 60 проценты кулланыла. Ягъни, кирәк булганда, безнең предприятиеләр атланмай җитештерүне сизелерлек арттыра ала.

Димәк,  Башкортстанда атланмайга кытлык юк һәм булырга да мөмкин түгел дип тынычландыралар ведомствода. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм Сөт җитештерүчеләрнең милли берлегендә дә (Союзмолоко) ил базары әлеге продукция белән тулысынча тәэмин ителгән, дип белдергәннәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: