Уйланырга урын бар
25 Октября 2024, 07:58

Галимнәр чаң кага: Җирдә климат кискен үзгәрәчәк!

Дөньяның бу төбәгендә экстремаль һава шартлары урнашуы күзаллана.

Галимнәр чаң кага: Җирдә климат кискен үзгәрәчәк!Галимнәр чаң кага: Җирдә климат кискен үзгәрәчәк!
Галимнәр чаң кага: Җирдә климат кискен үзгәрәчәк!

Дөньяның иң абруйлы 44 климат галиме, Атлантик океанның төп агымнары үзгәрүе аркасында һәлакәт янау сәбәпле, Төньяк Европа илләре хөкүмәтләренә ачык мөрәҗәгать җибәргән. Атлантик меридиональ су агымы әйләнеше, ягъни АМОС аркасында, кайбер илләрдә каты салкыннар башлануы ихтимал.
АМОС - ул Атлантик океандагы агымнар системасы. Ул төрле участокларда температура, суның тозлылыгы һәм тыгызлыгы аермалыклары аркасында барлыкка килә. Бу системада иң билгелесе - Гольфстрим агымы. АМОС планетабызның климатын көйләүдә мөһим роль уйный, ул тропиклар, уртача һәм поляр төбәкләр арасында җылылык алмашынуын тәэмин итә.
Галимнәр фаразларына ярашлы, Төньяк Европаның Дания, Швеция, Норвегия, Исландия һәм Финляндия илләрендә җитди салкынаю көтелә. Дөньяның бу төбәгендә экстремаль һава шартлары урнашуы күзаллана. АМОС дөньяның башка төбәкләренә дә зыян салачак. Тропик муссон системасы көньякка таба күчәчәк, бу исә Кушма Штатларның Атлантик ярларындагы авыл хуҗалыгын һәм экосистемасын һәлакәткә китерәчәк.
Шул сәбәпле галимнәр 2015 елдагы Париж килешүе максатларына ирешүне таләп итә. Ул документта уртача глобаль температураның арту чиген 1,5 градустан уздырмау мөһимлеге турында әйтелгән.

Фото: politobzor.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас