Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 октябрь 2024, 13:35

Мәскәүгә барыргамы, әллә Шарджагамы?

Бәлки, авылга гына кайтыргадыр?

laminarts.ru
laminarts.ru

Мәктәп укучыларының каникуллары башлана. Соңгы вакытта әнә шул кыска гына каникуллар чорында да ялга барып кайтучы гаиләләр саны арта бара.

Бу җәһәттән Уфадан Шарджага (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) авиарейслар саны артачак. Көзге мәктәп каникуллары (26 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр) һәм Яңа ел бәйрәмнәре чорында рейслар саны атнасына 7 тапкырга җитәчәк. Әлеге юнәлештә Airbus A320 авиалайнерлары очачак, дип хәбәр итәләр Транспорт министрлыгында.

Киләчәктә Уфадан илебез башкаласы Мәскәүгә барырга җыенучылар өчен дә яхшы яңалык бар. Уфадан Мәскәүгә яңа поезд йөри башлаячак. 49/50 номерлы тиз йөрешле яңа пассажир поезды 15 декабрьдән юлга чыгар дип күзаллана. Поезд маршруты Ульяновск, Саранск һәм Рязань аша узачак, ди Куйбышев тимер юлының Башкортстан буенча җитәкчесе урынбасары Дмитрий Новиков.

Яңа тиз йөрешле поезд пассажирларның үтенече буенча җибәрелә, диләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: