Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 октябрь , 12:52

Кайсыбер балалар хайваннарча кыланалар...

Җәнлек булып уйнау – бер эш, ә үзеңне хайван дип санау – бу инде зур проблема, дип чаң кагулар башланды. Квадробика белән көрәштә кем җиңәр? 

m24.ru
m24.ru

Соңгы вакытта квадробика дигән күренеш тарала башлады. Колакка ятыш булмаган бу төшенчә яшен тизлегедәй яшәешкә үтеп керде. Квадроберларны тәүдә социаль челтәрләрдә генә күрсәк, бүген инде алар урамда да очрый башлады.

Кем ул квадробер? Ул – төрле хайван булып киенеп, шуларның кыланмышларын кабатлаучы. Квадроберлар эт, мәче яки берәр кыргый хайван битлеген кияләр, колак һәм койрык тагалар, кайсыберләре муенчак та кия, мияулыйлар, өрәләр, ырылдыйлар, дүрт аяклап йөриләр, сикерәләр – бер сүз белән әйткәндә, хайваннарча “сөйләшәләр” һәм кыланалар. Хәрәкәтләр сайланган җәнлекнең гамәлләрен кабатларга тиеш. Квадроберлар үз “мәктәпләрен” булдырып, өйгә бирелгән эшләрне дә башкаралар. Әйтергә кирәк, аларның күбесе – яшүсмерләр. Һәм квадроберлар үзләренең мавыгуларын рәсми булмаган спорт төре дип саный.

Тамыры кайдан?

Төпкәрәк төшеп карасак, чынлап та, квадробика (“квадро”, ягъни “дүрт” һәм “аэробика”) спорт төре буларак барлыкка килгән.

Квадробиканы япон спортчысы Кеничи Ито уйлап тапкан, ул дүрт аяклы хәрәкәт итүнең үз методикасын эшләгән. Ито Токио урамнарында да шөгыльләнгән, әмма бу полициягә ошамаган. Шуңа ул тауларга китә. Анда  квадробика өчен үз лагерен булдыра. 2008 елда спортчы тизлек буенча дөнья рекорды куя: ул 100 метрны дүрт аяклап 18,58 секундта үтә. Берничә елдан соң шул ук араны 15,7 секундта үтүгә ирешә. Бу нәтиҗәләр Гиннессның рекордлар китабына кертелгән.

Итога ияреп, әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр барлыкка килә. Ләкин тора-бара квадробиканы спорт төреннән бигрәк, тормыш стиле һәм субкультура итеп кабул итүчеләр саны арта. Ул аеруча балалар арасында популярга әйләнә. Колаклар, койрыклар, битлекләр киеп, дүрт аякланып, хайваннарча кыланып йөрү аларның күңеленә хуш килә, кызык кебек тоела.

Беренче карашка, чынлап та, квадробиканы балалар шаяруы дип кабул итәргә була. Кечкенәләрне сөйләшергә өйрәткәндә ата-аналар үзләре дә баладан песи яки эт нинди авазлар чыгара дип сорый. Ничек койрыгын болгый, ничек арткы тәпиләренә баса дип, балалардан кабатлату гадәте дә бар. Чыршы бәйрәмнәренә сабыйларны шул ук куян яки төлке итеп киендерәләр. Хәер, балачакта кайсыбыз гына Яңа елда хайван булып киенмәде икән? Шулай булгач, үсмерләрнең дә, битлек киеп, урамда сикергәләп йөрүенә шикләнеп карыйсы түгел, ә, ниһаять, телефоннарда утырудан туеп, урамда уйныйлар дип куанасы гына кебек. Ләкин...

Чикләрдән чыгалар

Бу бер гаепсез тоелган күренеш кайчакта норма дигән чикләрдән чыгып китә башлады. Менә шунысы уйга сала. Мәсәлән, Новосибирскида балалар, дүрт аякланып йөгергәннән соң, мәче азыгы ашарга булганнар, Мурманск өлкәсендә квадробер кыз тешләре белән икенче балага ябышкан. Һәм ни кызганыч, бу исемлеккә Башкортстан да керә. Сентябрь башында Стәрлетамакта төрле хайваннар булып киенгән балалар, урам буйлап, дүрт аякланып, узучыларга ырылдап, аларны куркытып йөрде.

Ярар, балалар үзләренең кайсыбер гамәлләрен балалыклары белән, бәлки, аңлап та бетермиләрдер. Ә менә өлкәннәрнең квадроберларга кушылып “уйнавын” ничек аңларга? Әйтик, Омскида әнисе кечкенә квадробер кызын эт белән бергә муенчак кидереп йөрткән, Петербургта картәни песи булып киенгән оныгы белән “таяк ыргытышлы” уйнаган: ул таякны ыргыткан, ә квадробер-кыз аны алып килеп биргән...

Блогер Рөстәм Нәбиев өлкәннәрнең квадроберларны хуплавына карата үз фикерен белдереп: “Аңлатыгыз әле миңа, зинһар, ни өчен бу нормага әйләнде? Ни өчен өлкәннәр балаларны тезгенләп йөртә? Әлеге балаларның әти-әниләре, сездән сорыйм – сез нәрсә тартасыз анда?” – дип язган.

Гомумән алганда да, квадробер күренешенең артында өлкәннәр тормый микән? Югыйсә, квадроберлар өчен махсус азык, битлекләр, койрыклар, колаклар, тезгеннәр һәм башка аксессуарлар сатылуны ничек аңлатырга?

Авызламакчылар

Бәләкәй балаларның хайваннарны кабатлаулары табигый кебек. Ә менә үсмерләрнең мондый гамәленә сак карарга кирәк, дип чаң кага психологлар.

“Әгәр дә балалар квадробикага спорт уенына караган кебек карый икән – бу куркыныч түгел. Спортта нәтиҗәләргә ирешү өчен хайваннарның гадәтләрен өйрәнү – яхшы практика. Алардан сыгылмалылыкка, грациягә өйрәнергә була. Икенчедән, 8-14 яшьлек балаларның баш мие бик сыгылмалы, алар тиз отып ала һәм тиз өйрәнә. Ягъни квадробика, бер яктан, тәнне дә, мине дә үстерергә мөмкинлек бирә. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар: җәнлек булып уйнау – бер эш, ә үзеңне хайван дип санау – бөтенләй икенче нәрсә, – ди психолог Лариса Окулик. – Бүгенге заманда квадробика белән 8-14 яшьлекләр мавыга. Бу мавыгу Русиягә 2024 елда килде. Һәм шунда ук җәмгыятьтә хәвеф уятты”.

Квадроберлар психологларны гына түгел, ил түрәләренең игътибарын да үзенә җәлеп итми калмады. Дәүләт Думасы депутатлары бу мәсьәләне законнар белән авызлыкларга тәкъдим итә. Берәүләре квадробер-балаларның ата-аналары өчен җаваплылык кертергә (ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә кадәр) кирәк дисә, икенчеләре бу “хәрәкәтне”, экстремистик оешмаларны тыйган кебек, тулысына тыярга дип чыгыш ясый.

Мәсәлән, Думаның Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова: “Бу хәрәкәтне популяр итүчеләргә, аңа җәлеп итәргә тырышучыларга җәза бирергә кирәк”, – ди.

Сенатор Наталия Косихина да илдә квадроберлар субкультурасын тыярга тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу хәрәкәт кешеләрнең психикасын имгәтергә мөмкин. Сенатор сүзләренчә, Русиядә квадроберлар хәрәкәте яшьләрнең тискәре модага иярүе аркасында барлыкка килгән. Психологлар да кешенең үзен хайваннар белән тиңләү күренеше Көнбатыш субкультуралары йогынтысында барлыкка килгән дип исәпли.

Башкортстан Башлыгы каршындагы кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Олег Галин да “квадробика – ул спорт түгел, ә яшьләрне һәм җәмгыятьне әхлакый һәм психик таркатуның яңа ысулы, аны Көнбатыш уйлап тапкан” дигән фикердә. Аның әйтүенчә, квадроберлар хәрәкәтен пропагандалауга чик куярга” һәм “бу йогышлы чирне бетерергә” кирәк.

“Әйе, безне дә әниләребез балалар бәйрәменә куян һәм песи балалары итеп киендерделәр. Әмма без мәче савытыннан ашамадык, эт тартмасына “чыланмадык” һәм, үзебезне хайван итеп исәплибез дип, дүрт аякланып урамда йөгереп йөрмәдек”, – ди хокук яклаучы.

Ул Русиядә яшүсмерләр арасында әлеге хәрәкәт юкка гына барлыкка килмәде, ди. “Бу махсус хәрби операция барган шартларда җәмгыятьтә таркалу кертүгә юнәлдерелгән”, – дип саный ул. Яңа хәрәкәт яшь буынны гаилә һәм традицион кыйммәтләрдән читләштерә, дип исәпли.

Әйтергә кирәк, Олег Галинның мөрәҗәгате игътибарсыз калмаган. Башкортстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина да аның язмасын үзенең социаль челтәрдәге битенә беркеткән.

Фикерләр төрле

Әйткәндәй, квадроберлар темасы бүген социаль челтәрләрдә дә куера. Берәүләр бу хәрәкәттә бер начарлык та юк дип исәпләсә, икенчеләр проблеманың тамырына карарга чакыра.

“Мин дә квадробер булганмын, мине дә төлке итеп киендергәннәр”, “Аның каравы, бала ни белән булса да мәшгуль, эчеп-тартып, начар компания белән йөрми” дип, бу хәрәкәтне яклаучылар да бар. “Балаларга игътибар җитми. Өйдә асраган эт-песигә хәзер игътибар күбрәк”, “Балаларның вакыты-вакыты белән төрле мавыгулары була. Монысы да үтеп китәр әле”, “Без дә уйнап үстек, бозылмадык. Ярый әле без үскәндә видоекамералар юк иде” дигән язулар да очрый.

“Пионерияне таркаттылар, жәл. Идеология булмагач, балалар башка мавыгу табалар”, “Бүген тәрбия бирә торган, балаларны берләштерүче оешма да юк” дип, совет тәрбиясен искә алучылар да байтак.

Фикерләр төрле. Әмма “әти-әниләр белән эшли башларга кирәк, һәр йортта, мәктәптә аңлату эше булырга тиеш” дигәннәре күбрәк.

Экспертлар исә иң мөһиме – бала уенны чынбарлыктан аерырга тиеш, мавыгу бәйлелеккә әйләнергә тиеш түгел, диләр. Ә инде проблема барлыгына шик булса, бала белән аралашырга кирәк, ди табиблар. “Тәнкыйтьләргә, тыярга һәм гаепләргә кирәкми, бу хәлне катлауландырачак кына”, – ди алар.

Әйе, һәр буынның үзенең бер мавыгуы була. Пионер-комсомолдан соң идеология бушлыгы нәтиҗәсе ул. Әмма үсмерләр белән эшләгәндә аеруча ныклап уйларга кирәк. Аларда, гадәттә, тыелганны эшләү теләге зур. Шуңа монда бик акыллы сәясәт кирәк.

***

Чарльз Дарвин теориясе буенча кеше маймылдан барлыкка килгән. Хезмәт нәтиҗәсендә маймыл кешегә әверелгән. Бүген кайсыбер балалар маймыл булып чабалар. Эшсезлектән шулай кыланалармы? Болай барса, киредән маймылга әйләнү процессы башланмагае... 

Сез бу мәсьәләгә карата ни уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: