Уйланырга урын бар
21 октябрь 2024, 05:51

Белем учагында тынгысыз иртә

107 санлы лицейда ни булган?

Белем учагында тынгысыз иртәБелем учагында тынгысыз иртә
Белем учагында тынгысыз иртә

 

107 санлы лицейда ни булган?

 

Бүген иртән Уфаның 107 санлы лицеенда уку атнасы гадәти шартларда башланмады. Укучыларны һәм хезмәткәрләрне иртән үк белем учагыннан ашыгыч рәвештә эвакуацияләделәр.

Урынга ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, шул исәптән этләр белән кинологлар килгән.  Алар уку йорты биналарын тикшерә башлаганнар.

 «Башинформа»га үз чыганагыннан билгеле булганча, бу чаралар Интернетта билгесез кешедән борчулы хәбәр килеп ирешүе сәбәпле күрелгән  – янәсе, аны мыскыл иткәннәр, һәм хәзер ул үч алачак.

Ачыкланган кадәресен сезгә хәбәр итәрбез.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас