Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 октябрь 2024, 12:19

Коточкыч: мәктәптә ашханә хезмәткәре белән укучы сугышкан

Барына да  балаларның тәрбиясезлеге гаепле, дип язалар социаль челтәрләрдә. 

Mash Batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Стәрлетамакның 32нче санлы мәктәбендә  ашханә хезмәткәре белән укучы кыз арасында җәнҗал чыккан. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, социаль челтәрләрдә  моны раслаган видеоязма таралган.

“Конфликт 2024 елның 15 октябрендә тәнәфестә теркәлгән. Прокуратура хезмәткәрләре  вакыйганың нечкәлекләрен ачыклау максатында белем бирү учреждениесенә юлланган. Күзәтчелек чаралары барышында мәктәп туклануы хезмәте күрсәтүче аутсорсинг компаниясе гамәлләренә, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау турындагы законнарның үтәлешенә бәя биреләчәк”, – дигәннәр БР Прокуратурасында.

Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: