Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 октябрь 2024, 20:29

Сез бүген кайда калдыгыз???

"Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашудан әрнеп кайтып киләм", - ди Зифа Нагаева.

Сез бүген кайда калдыгыз???
Сез бүген кайда калдыгыз???

Бүген Шаран районы үзәгендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән мәңгелеккә хушлаштылар. Гомер буе туры сүзле булган Фән абый соңгы юлын узганда да җирдә калучыларны сискәндереп китте...

Социаль челтәрләрдә, ватсап төркемнәрендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаеваның аудиохәбәре таралды. Аның текстын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.  

“Кайтып киләм Фән Вәлиәхмәтовны озатып... Бөек татар, кабатланмас җырлары белән бөтенебезне тоткан җырчы, тальянчы... Хушлашудан әрнеп кайтып киләм. Аның китүе генә түгел, башкасы әрнетте. Сәхнә тоткан артистлар! Сез кайда идегез бүген? Нишләп Фәнне озатырга килгән кешеләр арасында билгеле шәхесләр, җырчылар булмады? Ник? Әлбәттә, аның белән бәйле хәтирәләр һәркемнең үз күңелендә яши. Әмма СОҢГЫ ЮЛГА озату иде бу! Сез кайда калдыгыз сәхнә йолдызлары? Конкуренция, халыкка якынаю турында сөйлисез. Эшләрне читкә куеп, Фән абыйны озатырга барырга кирәк дигән уй кереп чыккан берничә кеше генә булса да, мин бүген татар милләтем өчен гарьләнеп, оялып кайтып килмәс идем”,- дип мөрәҗәгать итте Зифа ханым татар сәнгать йолдызларына.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: