Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
11 октябрь , 09:30

Туган якны сайлап алып булмый...

Бүген республикабыз көне. Табигате бай булгангамы, республиканың кешеләре дә соклангыч һәм тырыш.  

culture.ru
culture.ru

Бүген республикабыз көне. Туган җир турында сүз кузгаткач, Фәнис Яруллинның шигьри юллары искә төште:

Туган якны сайлап алып булмый,

Сайлап булмагандай әнкәңне.

Иң ямьле як безнең яклар, дибез

Булмаса да хәтта бик ямьле.

Шөкер, бу уңайдан безнең республика бик ямьле ул – табигать аңа байлыкларны бик юмарт өләшкән: мәһабәт таулар, куе урманнар, иксез-чиксез болыннар, киң һәм тирән елгалар, челтерәп аккан чишмәләр дисеңме – барысы да бар. Табигатенең күптөрлелеге һәм матурлыгы өчен Башкортстанны хәтта икенче Швейцария дип тә атыйлар. Бездә 300дән артык карст мәгарәсе, “Башкортстан” милли табигый паркы, өч дәүләт тыюлыгы бар. Күп кенә тарихи һәм табигый истәлекле урыннар сакланып калган. Шүлгәнташ мәгарәсе, Гаделшә шарлавыгы, Морадым тарлавыгы, Юмагуҗа сусаклагычы, Ирәмәл тавы... Саный китсәң, бик озакка сузылыр. Аларны күрергә дип кайлардан гына килмиләр! Шуңа соңгы елларда җитәкчелек тарафыннан туризмны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Республика шулай ук бал, кымыз һәм башка милли азыклары белән дә дан тота.

Табигате бай булгангамы, республиканың кешеләре дә соклангыч һәм тырыш. Халыкның хезмәт сөючән икәнлегенә мисаллар эзләп ерак китәсе түгел: авыллар төзек, басу-кырларда комбайннар гөрли, шәһәрләр күзгә күренеп матурлана – бер сүз белән әйткәндә, икътисад һәм сәнәгать үсештә. Болар барсы да – тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Түрәләребез әйткәнчә, республика мәдәни, фәнни, социаль, икътисади, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча илдә алдынгы урыннарда бара. 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел, инаугурациядә чыгыш ясап, республиканың икътисадтагы казанышларын билгеләп үтте.

– Шунысы мөһим, бу гади булмаган елларда без алга баруыбызны дәвам иттек, Башкортстанның алдынгы төбәкләр рәтендәге позициясен ныгыттык, сәнәгать җитештерүен, эчке төбәк продуктын, бюджетны тулыландыруны тәэмин иттек, заманча эш урыннары булган күп кенә яңа производстволар ачтык, сәнәгать кластерлары, индустриаль һәм техник парклар, илдә иң яхшыларның берсе булган “Алга” махсус икътисади зонасын булдырдык, халыкара юнәлештә эшне көчәйттек, – диде ул.

Бүген Башкортостан – илнең нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы төбәге дә. Ул үз халкын азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмый, ә иген, ит һәм сөт продуктларын читкә дә чыгара. Бездә авыл хуҗалыгы җирләренең өчтән ике өлешен – чәчүлекләр, бер өлешен чабынлыклар белән көтүлекләр тәшкил итә. Мондый нисбәт авыл хуҗалыгында үсемлекчелек белән малчылыкны бергә яраштырып алып барырга мөмкинлек бирә.

Республика – “кара алтын”га бай төбәк. Энергетика, нефть химиясе һәм машиналар эшләү кебек мөһим тармаклар әнә шул нефть чыгару нигезендә барлыкка килде һәм үсеш алды. Ишембай, Октябрьский, Туймазы, Нефтекама, Салават шәһәрләренең, шулай ук шәһәр тибындагы поселокларның барлыкка килүе дә “кара алтын” чыгаруга һәм аны эшкәртүгә бәйле. Бүген республиканың машиналар төзү, ягулык-энергетика, нефть һәм газ эшкәртү тармакларының продукцияләре ил күләмендә әһәмияткә ия һәм, әлбәттә, чит дәүләтләрдән дә аларга сорау күп.

Республиканың тагын бер соклангыч үзенчәлеге бар – ул халыклар дуслыгы. Башкортстанда 160тан артык милләт вәкиле бердәм һәм тату яши. Аларга үзләренең милли асылларын саклау һәм үстерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Төрле дин вәкилләре, төрле телләрдә сөйләшүче халыклар, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, үзенчәлекләрен хөрмәт итә. Алай гына да түгел, ихлас күңелдән уртаклаша да. Әйтик, урысларның “Масленица”сында Гайшә апа коймак пешерә дә, күршеләрен чәйгә чакыра. Төрки халыкларның “Нәүрүз”ендә Анна Петровна да күңел ача. Әнә шул күптөрле булуыбыз, әмма бердәм булуыбыз белән бай без. Ил Президены Владимир Путин да республикага сәфәрләренең берсендә: “Күптөрле мәдәнияте, дине, телләре һәм халыклар дуслыгы булган Русия судагы тамчы кебек Башкортстанда чагылыш таба”, – дигән иде.

Әйткәндәй, Башкортстан Русия өчен һәрвакыт ышанычлы төбәк булды. СССР дигән зур ил таркалган чакта да республика Русия дәүләтчелеге нигезен саклап калуга үз өлешен кертте. Уртак Ватаныбыз – территориаль төзелеше буенча федераль дәүләт. Һәр төбәкнең милли, этник, дини, мәдәни, географик һәм икътисади үзенчәлекләре төрле икәнлеген исәпкә алганда, аларны саклау өчен иң уңае – чынлап та, федератив дәүләт төзелеше. Шуңа бер гасыр элек большевиклар игълан иткән федератив дәүләт төзелеше, еллар җиле белән үзгәрешләр кичерсә дә, бүген дә үзен аклый. Ул илдә яшәгән төрле халыкларга дөнья сәхнәсендә үзләрен таныту мөмкинлеге дә бирә.

Бүген Башкортстан үсештә икән, бу инде илнең һәм, әлбәттә, республиканың кайчандыр дөрес юл сайлавын дәлилли түгелме? Тарихка күз ташласак, ата-бабаларыбызга шактый сикәлтәле юллар үтәргә, каршылыклы вакыйгалар белән очрашырга туры килгән. Әмма алар иң четерекле чакларда, алдагыны уйлап, төпле карарлар кабул итә алган. Шуларның нәтиҗәсен без бүген үзебездә тоябыз, чөнки алар – безнең әлеге яшәешебез. Әлбәттә, республикада хәл итәсе проблемалар да байтак. Алар үз җае белән хәл ителер дип ышанасы килә. Иң мөһиме, илдә иминлек булсын һәм тынычлык урнашсын.

***

1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССРы Югары Советының III сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителде. Башкорт Автоном Совет Социалистик Республикасы Башкортстан Республикасы дип үзгәртелде. 1992 елның февралендә бу көн бәйрәмгә әйләнде. Ә 1993 елның декабрендә декларация нигезендә Республика Конституциясе кабул ителде. Туксанынчы еллар күптән артта калды, хәзер Республика көне туган якны, республика халкын, аның казанышларын искә алу бәйрәменә әйләнде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: