Республика көне уңаеннан Башкортстан турында кызыклы фактларны искә төшереп үтик.
* Башкортстан Русия составында барлыкка килгән беренче милли республика була. Совет хакимияте аны 1919 елның мартында рәсми рәвештә таный.
* Яшь республиканың беренче башкаласы Ырынбур була. Аннары республика үзәген Стәрлетамакка, соңрак Уфага күчерәләр.
* Башкортстан – дөньяда борынгы чолыкчылык кәсебе безнең көннәргә кадәр сакланган төбәк. Республикада аның үсешенә табигать үзе ярдәм итә, чөнки илдәге барлык юкә урманнарының яртысыннан күбесе безнең республика территориясендә урнашкан.
* Шүлгәнташ мәгарәсендә таш гасыр буяулары белән бизәлгән язулар сакланып калган – бу тоташ Көнчыгыш Европада шундый рәсемнәр төшерелгән бердәнбер урын.
* Көньяк Уралның иң биек түбәсе – 1640 метрга күтәрелгән Ямантау тавы – республика территориясенә туры килә.
* Республиканың өчтән ике өлеше – Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә, Урал алдының таулы тигезлегендә, дүрттән бер өлеше – Европа белән Азия кисешкән Көньяк Урал сыртында, уннан бергә якын өлеше Урал аръягының калкулыклы-тигез урынында урнашкан.
* Республика төньяктан көньякка 550 километрга сузыла, көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы – 430 километр. Гомум мәйданы – 143,6 мең кв.км. Әлеге территориядә 54 район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибандагы поселок (Чишмә һәм Приют), 828 авыл биләмәсе һәм 4 мең ярымнан күбрәк авыл исәпләнә.