Бу җыр конкурсы гына түгел, карап барасызмы?
Бөре шәһәреннән 10 яшьлек кыз «Ты — супер!» музыкаль тапшыруында катнашты.
Милана Бөредә яши. Ике ел элек ул икенче әни белән яши башлаган. Ә үз әтисе белән әнисе кая булганын ул белми, аларга кагылышлы сорауларга ике абыйсы да шартып кына җавап бирәләр.
Милана Zivert «Wake up» җырын башкарды.Жюри әгъзалары: Ани Лорак, Люси Чеботина, Алексея Воробьев һәм Игорь Крутой яшел кнопкага бастылар һәм кызга арытаба җырлау өчен матур киңәшләрен бирделәр.
«Ты — супер!» тапшыруы җыр конкурсы гына түгел. анда төрле язмышларга дучар булган үсмерләр белән танышасың. Аларның сәләтенә сокланып, шаклар катарлык. Сезгә дә ул тапшыруны карарга тәкъдим итәбез.