Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
7 октябрь 2024, 13:32

Мошенниклар кешенең ышанычына керә белә

Үткән ялларда явыз ниятлеләр республикада яшәүчеләрнең 14 миллион акчасын суырган. 

Мошенниклар кешенең ышанычына керә белә
Мошенниклар кешенең ышанычына керә белә

Кызганыч, кешеләр мошенниклар тозагына каба тора. Үткән ял көннәрендә генә явыз ниятлеләр республикада яшәүчеләрнең 14 миллион акчасын суырган.  Республика эчке эшләр органнарына мошенниклык очрагына тарулары хакында 19 шикаять килгән.

         Уфаның 3нче санлы полиция бүлегенә 41 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Өстәмә акчалар эшлим дип ул мошенниклар ятьмәсенә эләккән.  Интернет челтәрендә хатын игъланга тап булган һәм гариза калдырган.  Ялган трейдерлер аның белән элемтәгә чыгалар, «инвестиция исәбе» ачарга «булышалар» һәм кредит алырга үгетлиләр.  Билгесез кешеләргә ышанган бер катлы хатын 3 миллион сумнан артык суммага кредит алган һәм ике ай дәвамында мошенниклар исәбенә акча күчергән.

         Туймазы районы полициясенә 25 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән. Аңа, имеш тә, «МТС» кесә телефоны хезмәткәрләре шалтыраткан.  Шалтыратучылар, элеккесенең вакыты чыга дип, кәрәзле телефон килешүен озайту мөһимлегенә басым ясаганнар. Егет аферистларга смс-кодларны әйткән, тегеләр исә аның ярдәмендә каза күрүченең шәхси мәгълүматларына ия булганнар.  Күпмедер вакыттан соң, ялган «банк хезмәткәре» егетне кредит алырга ышандырган.  Туймазылы күрсәтмәләр буенча, 2 млн. сумнан артык суммага кредит алып, мошенникларга акча күчергән.

         Кандрадан 58 яшьлек хатын шулай ук полициягә мөрәҗәгать иткән. Билгесез кешеләр үзләрен «Мегафон» хезмәткәре итеп таныткан. Аңа шулай ук килешү вакыты чыгуын һәм килешү вакытын озайтуны тәкъдим иткәннәр. Аферист, килешүне рәсмиләштерү өчен кирәк дип, хатыннан кесә телефоны экранын күрсәтү функциясен кабызырга күндергән.  Бәхетенә, хатын вакытында һушына килә һәм ялган хезмәткәрнең аның исеменә кредит алырга маташуын аңлап ала. Уяу хатын шунда ук мошенник белән сөйләшүен туктата һәм нәтиҗәдә  990 мең сум акчасын саклап кала алган.

         Эчке эшләр министрлыгының республика буенча идарәсе кисәтә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Үзен банк, полиция, кәрәз телефоны хезмәткәре итеп таныткан  билгесез кешеләр белән сөйләшүегезне шунда ук өзегез, туктагыз. Социаль челтәрләрдә дә уяу булыгыз. Тикшерелмәгән сайтларга һәм сылтамаларга кермәгез. Мошенниклар ятьмәсенә кабудан сак булыгыз.

         БР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: lipovskoe-r20.gosweb.gosuslugi.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: