Моңа кибетләрдә балалар өчен тәгаенләнгән продуктлар савытларына охшаган капларга салынган исерткеч эчемлекләр пәйда булуы сәбәпче булган.
Польшада бер җитештерүче 15 % алкогольле ликерны, 28%лы наливка һәм 40 % катылыгындагы аракыны пластик тюбикларга тутырып чыгарган. Тышкы ягыннан ул балалар җимеш суты капларына охшаган ди. Урындагы журналистлар бу продуктны шунда ук "алко-тюбиклар" яисә "балалар аракысы" дип атаган. Моңа ил җитәкчелеге дә игътибар иткән. Польша премьер-министры Дональд Туск тиешле уяулык күрсәтмәгән чиновникларның җавап тотачакларын белдергән. "Моның хәвефсезлеккә һәм балаларыбыз сәламәтлегенә кагылуы ихтимал",- дигән ул.